Журналист Гөлнара Җәлиловадан вафли рецепты
Чәй янына бик тәмле татлы ризык була.
Ике йомырканы миксер белән тулаем күбеккә әйләнгәнче тугларга.
Шуңа ярты стакан шикәр комы кушарга һәм кабат зур излектә миксер белән шикәр эреп беткәнче тугларга.
10 гр кукуруз крахмалы, чеметем сода, тоз, ике олы кашык зәйтүн мае салып кабат болгатырга.
Бер кап (180гр) эретеп суытылган ак май өстәргә.
Иң мөһим пункт: бер стакан иләнгән онны көпшәкләндергеч белән башта бутарга, аннан азлап кына алдагы массага кушарга.
Махсус формада ике ягын да кыздырырга.
«Вафли телне йотарлык була», — дип язган журналист.