Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Гөлүсә Закирова Равил Фәйзуллин турында: «Ул көрәшчеләр затыннан»

«Идел» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин турында яза. Мәкаләне «Интертат» укучыларына да тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Журналист  Гөлүсә Закирова Равил Фәйзуллин турында: «Ул көрәшчеләр затыннан»
Салават Камалетдинов

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның туган көне алдыннан, телефон саннарын җыйдым. «Минем турында бик күп яздылар инде, нәрсә генә язарсың икән», – диде ул. Үзе елмая. Күзләрендә, булдырырсыңмы, дигән сынаулы караш та сизәм. Тырышабыз аны, Равил абый! 

Беренчедән, мин бит сезне укып үскән, шигырьләрегез белән тәрбияләнгән кеше. Әле студент чакта сезнең: «Тулай торакта» дигән өч юллык шигырегезне афоризм итеп кабатлап йөргән хәтердә: 

«Кызлар күптән йоклый.

Кефир шешәсендә

Гөлләр таңны көтә...»

Аннары, туган авылыгызның чишмә суын да эчеп караган бар. Әлеге дә баягы студент чакта сабакташыбыз, Балык Бистәсе районы Юлсубино кызы Нәзирә Мостафина белән кайтып, авылыгыз сәхнәсендә концерт куеп, тауларында чана шуып, егетләрен дулкынландырып килгән кызлардан. Матур бит авылыгыз, Равил абый? «Авылдашлар» дигән язмагыздан җавап укыйм: «Атаклы, зур дәрәҗәле кешеләрнең безнең тирәлектән, безнең мохиттән чыгуын балачакта күз алдына да китерә алмый идем. Үсә төшкәч, белем эстәп, байтак мәгълүмат һәм тәҗрибә туплагач, фикер үзгәрде. Мәшһүр затлар Күкләрдә яралмыйлар икән бит! Аларның күбесе буразнадан – иген-чәчле, мал-туарлы авыл җиреннән чыгып күтәрелгәннәр ләбаса! Еллар үткәч, шуңа төшендем: безнең якта да сәләтле, талантлы кешеләр шактый икән бит!..»  

Менә шундый төбәккә әле берничә ел элек кенә бергә дә кайткан идек. Газета-журналларга язылу кампаниясе белән бәйле командировка булды инде ул. Укыган мәктәбегезгә кереп, замандашларыгыз белән аралашып, сезнең чорны тоемладым. Туган нигезегездә аяк атлагач, сагыш тулы җаныгызны әллә күрмәде, дип беләсезме? Авылдан киткәнегезгә алтмыш еллап вакыт үткән... Инде өч буын алмашкан... 

«Без утырткан бакча бит бу! 

Юкәсе дә, каены да...

Еллар үткәч кайткан идем – 

таныйм да, танымыйм да...»

Шул сәфәрдән соң шигырь китапларыгызны тагын бер кат күздән кичердем. Тыгызлап тутырылган фәлсәфә. Ул йокымсырап яткан күзәнәкләреңне уята, дулата, сискәндерә, уйландыра... Сибгат Хәким ничек дигән әле? «Равил Фәйзуллин – шушы чор шагыйре, фәлсәфи юнәлештәге шагыйрь. Уйлау формасы, шигырьләренең ритмик иркенлеге, аһәңе… образлы, масштаблы, тирән. Шигырьләренең тагын бер сыйфаты – шагыйрь предметның асылына төшә, эченә үтеп керә… Шигырьнең шундый конкретлыгы, конкрет фәлсәфәсе ошый миңа. Шагыйрь факт, детальнең генә түгел үзе яшәгән чорның эченә шулай үтеп керергә тиеш. Конкрет тормыш, үзең яшәгән чор, аның үз каршылыклары, үз фәлсәфәсе, үз киеренкелеге. Шагыйрь җыя, кыса, тыгызлый. Кайбер шигырь юллары афоризм дәрәҗәсендә яңгырый башлыйлар».   

Равил абый, аралашып торуыгызны белсәм дә, сыйныф җитәкчегез Наилә Каюмовна да сезгә сәламнәрен ирештерде. Укытучы исемен лаеклы күтәргән мөгаллимәгезне оныта алмыйсыздыр шул. Урта мәктәпне тәмамлагач, аның, Равил Фәйзуллин – староста булып, классны бер йодрыкка җыясы урында, эшне үз агымына куйды, дигән бәяләмәсен күтәреп, университетка, кабул итү комиссиясенә алып килгән чакларыгыз искә төштеме? Нигә елмаясыз? Әйе, сез аңа үпкәләмәгән шул. Ул да сезнең белән горурлана. Менә аның үз кулы белән язган истәлекләре: «Без мәктәптә эшләгән елларда – моннан алтмыш еллар элек була иде ул – Татарстанда Кызыл Йолдыз дигән район бар иде. Үзәге – Котлы Бөкәш. Анда урта мәктәп! Калган авылларда башлангыч һәм сигезьеллык мәктәпләр. Теләге булган сәләтле укучылар, үзләрендә сигез сыйныф тәмамлагач, әнә шул урта мәктәпкә укырга йөрделәр. Равилнең авылы Юлсубино Котлы Бөкәштән унике чакрым. Йөреп укырга кирәк… Авыл балалары менә шундый шартларда укыдылар. Нужа күреп үскәнгә күрә, укуның кадерен белеп укыдылар да инде алар! Шулар арасындагы Равилнең, хәзер инде атаклы Равил Фәйзуллинның укытучыларының берсе буларак, чиксез горурланам. Һәр язганын укып барам. Аның уңышларын үз уңышыларым дип, күңелем белән сөенеп кабул итәм...»

Мин сезнең халык шагыйре Фәнис абый Яруллин белән бер йортта яшәвегезне дә беләм. Баскычта, ишегалдында күрешкәли дә идек ич. Аның янына кунакка йөргәләгән кеше буларак әйтәм: сезне бик нык хөрмәт итә иде ул. Менә аның сүзләрен цитата итеп тә китерәм: «Кайбер язучыларның, җитәкче урыннарга сайлангач, иҗатлары икенче планга күчә башлый, урындык биегәйгән саен, иҗат түбәнәя. Әмма, бәхетебездән, Равил Фәйзуллинга «бөеклек» чире йокмый (бәлки, бу чирнең кайбер микроблары канына үтеп кергәләгәндер…). Ни генә әйтмә, мактау, дан, хакимият кешене күпмедер дәрәҗәдә үзгәртми калмый. Ләкин Равил Фәйзуллин иҗатында «бөеклек» һәм боеклык сизелмәде. Күрәсең, яшь тән, яшь канда шөһрәткә «иммунитет» көчле булгандыр...»      

Иммунитет, дигәннән... «Идел» журналы үткәргән әдәби судлар башлап язучы байтак каләм әһеленә (шул исәптән, миңа да) җиргә төшәргә, үзеңнең чын асылыңны табарга ярдәм итте. Тере энциклопедия булган казыебыз Рабит Батулла авызына карата белә. Теге яки бу суд утырышына барганда, язучылар турында кызыклы хәлләр сөйләргә дә хирыс ул. Менә сезнең турындагысын язып та алдым. 

 «1977 елда була бу хәл. Сибгат Хәкимгә берәү килә дә болай ди: 

– Менә, Сибгат абый, Равил Фәйзуллинга да Тукай бүләген бирергә җыеналар икән, яшь бит әле ул, сез ничегрәк уйлыйсыз?

– Аны… – дип сүз башлый Сибгат ага. – Аны… күп әйттем инде… Мөдәррис Мусинычка да… Мирзаһид Фәтхиечкә дә… Фикрәт Әхмәтҗанычка да әйттем…

– Ни әйттегез соң, Сибгат абый?

– Равил яшь… Фәйзуллин… бик яшь, дидем… Тукай бүләген… Яшь Равил Фәйзуллинга бирсәгез бирегез инде, мин каршы түгел, дидем…» 

Аннан болай дип өстәде казый Рабит Батулла: «Шигъри куәс белән бергә Равилгә үҗәтлек тә бирелгән. «Мин талант!» – дип кычкырып тыннары капланганнар да булды. Ләкин Равилнең тыны озын, ул – соңгы ярышларында да, эштә дә, йөзүдә дә үҗәт, албирмәс шәхес. Ул алда булырга, җиңәргә тиеш. Ул беренче булырга тиеш. Тиешлесен алмаса, Равил төн йоклый алмый. «Тиешлесен» дидем, тиешсез өлешкә Равил беркайчан да дәгъва кылмады. Үл үзенә тиешлесен вакытында алырга тиеш иде һәм алды да. Ул бөтен бүләкләргә, дәрәҗәләргә Аллаһ биргән куәсе һәм үз тырышлыгы аркасында иреште. Машалла!    

Мин шундый максатчан, үҗәт, эшчән шәхесләрне хөрмәт итәм, бераз гына алардан көнләшәм дә. Шулар өстенә Равилнең холкына һәм иҗатына пөхтәлек хас. Бүген эшлисе эшен беркайчан да иртәгә калдырмады. Мондый ирләрчә сыйфат теләсә кемгә тәтеми ул. Аннан өйрәнергә, аннан үрнәк алырга кирәк». 

Әйе, үрнәк алырга кирәк. Тагын бер вакыйга искә төшә. Моннан берничә ел элек, әле «Гаилә һәм мәктәп» журналын җитәкләгән елларымда, бергәләп, халыкара төрки телдәге әдәби журналлар форумында катнашкан идек. Төрле мәмләкәтләрдән килгән кардәшләребез белән Шәһре Болгарга юл тотканда, автобуста урыныбыз янәшә туры килде. Шул чагында: «Равил абый, сез дөньякүләм әдәби хәрәкәттә катнашкан, зур дәрәҗәләргә ирешкән кеше. Әниегез төшегезгә керәме? Исән чагында, сезнең белән горурлануын сиздердеме?» – дип сораган идем. Шул чагында сөйләгәннәрегезне, язачагымны чамалаптыр инде, диктофонга яздырып алганмын. Менә тагын бер кат тыңлыйм:    

«Әни кырыс холыклы кеше иде. «Улым» дип тә эндәшкәнен хәтерләмим, «Равил!» дип каты гына әйтеп куя иде. Без биш бала үстек. Авылда эш бетми: буразналарны матикла, чүпләрне ута, малларны ашат, эне-сеңелләрне кара... – мең төрле эш. Ә мин балык тотарга яратам. Башка малайлар белән бик барасы килә. Әнә шул эшләрне бетереп, бары ике-өч сәгатькә генә рөхсәт ителә. Мин үскән илленче елларда авылда хәерчелек, авырулар... Без колхоз рәисе гаиләсе булгач, социаль яктан хәллеләрдән саналабыз. Әни тәнәфестә ашарга дип, бер сынык ипи бирә. Якынрак аралашкан малайлар белән бүлешәм инде, тик ул бит бер кыерчык ипи генә, бер йотып куярлык кына. Малайлар такмак әйтә: «Әче башы урманында ике ябалак уйный, бирмә Равил ипиеңне, барыбер тамак туймый».

Әни төшкә, нигәдер, бик сирәк керә. Әмма мин аңа, каты тотканы, дисциплинага өйрәткәне өчен бик рәхмәтле. Кичләрен минем белән чәй эчәргә ярата иде. «Әй, абый-энеләрең чәйнең тәмен белми», – ди торган иде. Бәлки, мине аерып, каты торса да, яратуының бер формасы булгандыр ул. Бу балада өмет бар дип, ана сизенүеме, анысын әйтә алмыйм инде. «Тәрәзә ватылса, куеп була, дәрәҗә ватылса, юк, дәрәҗәң ватылмасын...» Бу да әни сүзләре». 

Р.S. Равил Фәйзуллинның әнисенә багышланган шигырьләре әллә ни күп түгел. Шулай да, «Әни ишетми калган җыр» дигәнен укыганнар, шагыйрь күңелен ача алыр, дип уйлыйм.   

Аннары, Равил абый, мин бит сезне тагын бер яктан беләм. Артыгыздан бик күпкә калышсам да, «Фәйзуллин йөзүләре»ндә катнаштым бит! Аннары яр буена утырып, сезнең колачны киң алып, суны иңләвегезгә күз салганда, Марсель Гали сүзләрен күңелдә яңарттым: «Су – аның гомерлек стихиясе. Су тәвәккәлләрне ярата». Зыялылар Сабан туена килгән Ислам Әхмәтҗанов сүзләре дә колакка чагыла: «Равил абый – көрәшчеләр затыннан. Язса – җаныңны әсир итәрлек итеп яза, йөзсә – узмаслык итеп йөзә». Шул көнне без түгәрәкләп пешерелгән кабыклы бәрәңгене, тормыш иптәшегезнең «фирменный» рецепты белән ясалган каклаган казны авыз иткәндә, суга мөнәсәбәтегезне дә сораштым. 

 – Су – бөтен кешенең стихиясе булырга тиеш, – дигән идегез. – Чөнки безнең организмның җитмеш проценты судан тора. Су кешене үз тәненә хуҗа булырга өйрәтә. Йөзәргә яратам. «Фәйзуллин йөзүләре» популярлашуга да бик шатмын. Чөнки кеше хәзер сирәк аралаша. Элеккеге Матбугат йорты бинасында, кичке сәгать биш-алтыларда тормыш башлана гына иде. Бильярд янына язучылар җыйнала, кичке тугызга кадәр бина гөрләп торды».   

«Фәйзуллин йөзүләре» башланганга кырык елдан артык вакыт үткән икән шул. Мин шул кырык-кырык беренче йөзүләргә генә эләккәнмен. Башлап җибәргән чакта, яшьлек белән саубуллашу дип, Казансуны ветеринар институт ярыннан Ленин дамбасына кадәр буйга йөзеп, егетлек күрсәтүегезне күпләр шаккатып сөйли. Күз алдына үзегез шартлы рәвештә Штаб дип атаган Казансу яры килеп баса. Язып-сызып утырган шагыйрь янына башка каләм тибрәтүче дуслары җыела. Көймә яллап, Маркиз утрауларына барган вакытларыгыз турындагы хатирәләрне дә кызыгып укыган идем. Кызыгучылар күп икән: сезнең бренд булган «Фәйзуллин йөзүләре»нә хәзер кемнәр генә йөрми! Алдагы йөзүләрдә мине дә катнаштырырсыз инде, яме?    

Равил абый, ике ел элек дөнья күргән «Гомер калейдоскобы» китабыгызны да укып шаккаттым. Элек тә борынгы фотолар, хатлар җыюыгызны ишеткәнем бар иде. «Татмедиа» җыелышларының берсендә, буш вакытны чамалап, «Равил абый, кәгазьләр, фотолар туплау бик четерекле эш, сез шулкадәр вак кешеме соң?» – дип сорау да биргән идем. Болайрак җавапладыгыз: «Архивариуслык нәселдән килә торгандыр. Әти дә бөртекчән кеше иде. Юлдан кадак тапса да, алып кайта иде. Менә миңа да җыю гадәте аннан йоккандыр. Язу-сызу эшендә кирәк булыр әле дип, фотолар, хатларны шактый тупладым. Яшьрәк чакта күп тартмалы зур шкаф ясап, архив булдырырга хыялландым. Каптыргычлы папкаларга елын елга язып урнаштырдым. Архив шактый тәртиптә минем». 

«Гомер калейдоскобы» альбом-китабыгыз миссиясен аңладым кебек, Равил абый. Без – яшьләргә гыйбрәт алырлык басма ләбаса! Тулы бер чор тарихы! Буыннар эстафетасын югалтасы түгел иде инде. Ничек дип яздыгыз әле: 

 Тиз чигәбез телдән, тарихтан…   

Чүккәнбез Бүгеннең тезенә…   

Вакытның хәтере шәп аның -    

бик тиз онытыр безне дә, сезне дә…

 («Вакытның хәтере шәп аның!»)

Иҗат итегез, йөзегез, кыскасы, янып яшәгез! Гомер бәйрәмегез белән!  

«Идел» журналыннан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100