Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Фәния Хуҗахмәт: "Рәниф Шәрипов Тукай премиясенә бик лаек!"

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидатларны барлау һәм тәкъдим итү кампаниясе башланды. Журналист Фәния Хуҗахмәт шагыйрь Рәниф Шәрипов кандидатурасын карарга тәкъдим итә.

news_top_970_100
Журналист Фәния Хуҗахмәт: "Рәниф Шәрипов Тукай премиясенә бик лаек!"

“Казан Утлары” журналының 2018 елгы соңгы, 12нче саны килде. 2019 елда журнал битләрендә дөнья күрәчәк, табадан яңа төшкән кайбер әсәрләр исемлеген барлап чыктым. Исемлектә бер поэзия әсәре бар һәм ул да булса Рәниф Шәриповның “Җомга” поэмасы. Собеханаллаһ! Журналга яңа язылган абүнәчеләр аны укып ләззәтләнәчәк әле. Ул аны 2015 елда язган иде. Без аны шул ук елны диярлек, “Татар мөселман календаре”дә тулысынча бастырып чыгардык. Бу бик шәп поэманы “Казан утлары”да басты. Рәниф Шәриповның 2016 елда чыккан китабы да шул поэма исеме белән “Җомга” дип атала иде. Бу гаҗәп тәэсирле, хисле әсәрне мин ятлап алдым. Халык белән очырашуларда, сәхнәләрдә, мәчетләрдә, Коръән мәҗлесләрендә сөйләп йөрдем. 

Утны-суны кичкән, чолганышта калган, сугышын да, тоткынлыгын да, төрмәләрен дә күргән Закир абый турында ул поэма. Ул гадиләрдән гади, чын, намуслы, иманлы татар кешесе. Аның һәрвакыт ап-ак күлмәге бар, иртәгә җомга дигән көнне ул шуны юып кия. Иманлы, яхшы күңелле бу татар кешесен фәрештәләр озата йөри, Аллаһы саклый. Ул дога ятлый, ике гаеттән өстенрәк булган җомганы зурлый. Татарлыгын, иманын саклый, җаннарны сихәтләндерә торган дәва, якты ягымлы нур бөркелә. Нинди генә хәлләргә төшсә дә, кешеләрнең хөрмәтен казана. Әй, яраттым да инде бу поэманы! Аның турында язучыларга, шагыйрьләргә сөйләдем: Марсель Галигә, Вахит Имамовка, Ркаил Зәйдуллага, Газинур Моратка, Зиннур Мансуровка, Фәүзия Бәйрәмова, Нәбирә Гыйматдиновага, Нәҗибә Сафинага. Берсе дә каршы булмады. 

"Соң, сез бит инде татар әдәбиятының тартып баручы бурлакалары, үз сүзегезне өздереп әйтә торган зур шәхесләр. Бирегез әле шул Рәниф Шәриповка Тукай бүләген!" - дидем. 

Аллаһының рәхмәте яусын, тырышып карадылар. Идарә әгъзалары барысы да “за” идедә, тавыш биргәндә ничәдер шар җитеп бетмәде, диделәр. Шәриповтан шәбрәкләр булгандыр, күрәсең.

Дөрес, буласы булса, була инде ул. Әнә, Миргазыян абый Юныс Тукай бүләген алганын сизми дә калды. “Ватаным Татарстан” газетасы әдәбият сәнгать бүлеге мөдире Асия Юнысова өч көн буена язучының әсәрләрен укып, бер көн дә бер төндә Миргазиян абыйның документларын җиренә җиткереп эшләп, комиссиягә тапшырды. Берүзе җыелыш та җыйды, фикерләр дә, тәкъдимнәр дә туплады, радиога барып сөйләде, мәкаләләр язды, хәтта Тукай бүләген бирә торган комиссия әгъзаларына аның ниндирәк язучы икәнен аңлатып чыкты. Үз вакытында котлаулар кабул иткәндә Миргазиян абый бәхетле иде. Ә бер елдан үпкәсен сиздерде. Чөнки ул алганның икенче елында бүләкнең күләмен шактый артырганнар иде. 

Ничек кенә арттырсалар да, татарның иң зур бүләгенә яхшы машина алып булмый. 

Кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, дәрәҗәсе зур. Асия Юнысова фидакарләрчә тырышмаса, булган булыр идеме икән? Бүген исә зур язучы алдында татар халкының йөзе якты. 

Яраткан җырчыбыз Фәридә апа Кудашева белән дә шулайрак булды. Мин Миншәех Харис улына (иремә) әйттем, ә ул җитәкчесе – баш мөхәррире Зиннур Мансуровка әйтте. Ул исә документларны бик оста эшли белә - сөенә-сөенә башкарды. “Мәдәни Җомга” газетасы исеменнән бөек җырчыны Тукайга тәгъдим иттек. Бу изге эшне башкаруда Зиннур әфәнде бик тырышты һәм без җиңдек. Ул да Тукайлы булды, чын йөрәктән эшләгәндә җиңеп тә, уңышларга ирешеп тә була. Аллаһы Тәгалә изге эшләрдә ярышыгыз, ди. Мондый ярышларда һәрвакыт гаделлек җиңәргә тиештер.

Менә тагын Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге өчен ярышлар башланып китәчәк. Кемгә булыр, кемгә бирерләр. Миңа калса, “Җомга” поэмасын язган һәм шул исемдәге китап чыгарган Рәниф Шәриповка тиеш. Шулай булмаса, “Казан Утлары” журналы аны иң-иң яңа әсәр дип тәкъдим итәр идеме икән? Шул исемлектә күрмәсәм, мин дә мәкаләмне язып тормас идем. Бу юлы инде аны Раниф Шәриповның халык яраткан поэмасы дип тәкъдим итәрләр. 

Әле 2020 елга “Татар мөселман календаре”н туплап утырам. Бу Рәниф Шәрипов туган, дөресрәге, 70 яшькә җиткән ел икән. Ул 1950 елда 5 майда Кукмара районы Чокырчы авылында туган. Аны әнисе Ямьбикә (мондый матур исемне беренче ишетәм) апа берүзе үстерә. Бәхетле балачак бик кыска була шул. Улына 11 яшь булганда, топ-тома ятим калдырып, үзе дә вафат була. Рәнифне Арча районы балалар йортына җибәрәләр, ул шунда үсә, чыныгу ала, сау-сәламәт матур егет булып, урта мәктәпне тәмамлый. Казан химия технология институтына укырга керә. Бәхетсезгә җил каршы диләр бит, ул елларда институтлардан армиягә алалар иде. Шул армия Ранифне харап итә, җилкәннәрен җил каера, канатлары очканда янып төшә. Хәрби корабтагы хезмәте вакытында ул бозлы суда калып, гомерлек салкын тидерә.

Аны Казанга озатучылар кайтара. Ниләр күргән, ниләр кичергәндер? Шул урында Фәнис абый Яруллин искә төшә. Ул көрәшче булган икән, аның Нурсөясе дә көрәшче булгандыр. Рәниф тә, хатыны Дамирә дә көрәшчеләр түгел. Чү, туктыйм инде. Шундый хәлдә, урын өстендә “Тәрәзәдә ут”, “Ян, учагым”, “Күк һәм күңел йолдызлары”, “Йорт иясе”, “Җомга” кебек китаплар, проза әсәрләрен иҗат итә. Шагырь Фәнис абыйдан бераз гына калышса да, иҗаты зур, бәрәкәтле аның. Тукай бүләген күп язган өчен түгел, гүзәл әсәр иҗат иткән өчен бирергә кирәктер. Шул бердәнбер “Җомга” поэмасын гына язса да, ул Тукай бүләгенә лаек. Аңа бирми кемгә бирерләр икән, хәер, лаеклыраклар күренми кебек.

Мин әйтәсемне әйттем дип уйлаган идем. Юк икән, инде менә Рәнифнең “Җомга”дан да күркәмрәк поэмалар язганын ишеттем.

Аллаһ бар ул, бер ул, бөек ул... Бездән теләк һәм дога.

Рәниф Шәриповның "Җомга" поэмасыннан өзек

Раббым биргән бер хәерле иртә...

Күзләремне ачкан чагымда,

Кояш кебек балкып вә елмаеп,

Закир абый тора янымда.

Ул мунчадан кайткан.

Ап-ак күлмәк кигән.

Иман нуры балкый йөзендә.

Шушы нурлы чырай яктысында

Мин яктырып китәм үзем дә.

Юк, мин генә түгел, бөтен дөнья,

Урамнар да, хәтта, яктырак.

“Нинди бәйрәм бүген, Закир абый?..”

“Җомга ич!..”– ди, миңа аптырап.

Гаҗәп аңа, мин шуны да белмим...

Җомга икән... Гаҗәп миңа да.

Миңа гына түгел, бу юлларны

Укып утыручы, сиңа да.


Ул вакытта, без – Ил сакчылары,

Тернәкләнеп төрле ярадан,

Төрле яктан килеп, укый идек

Юл йөрүнең рәтен яңадан.

Закир абый – минем якын күршем,

Яши идек без бер бүлмәдә.

Сөйли иде, нинди юллар үтеп,

Нинди генә нужа күрмәгән.

Сугыш чыккач, Илен якларга дип,

Чыгып киткән ихлас йөрәктән.

Сизмичә дә калган, чолганыштан

Әсирлеккә килеп эләккән.


“...Украина иде. Без йөзләгән әсир

Авыл буйлап узып барабыз.

Юл читендә халык. Вакыт-вакыт

Тик бер адым иде арабыз.

Кинәт кенә, таза хуторянка,

Чалынганчы сакчы күзенә,

Өметсезлек, үлем арасыннан

Йолкып алды мине үзенә.

Башкалары капладылар безне,

Ә сакчылар берни күрмәде.

Без йөзләгән идек... Нигә мине?

Бусы миңа һаман сер әле.

Җомга иде... Чолганышта калгач,

Чиста күлмәгемне кидем мин.

Әбиемнең догаларын укып,

Барысына әзер идем мин...

Җомга иде, җомга. Мин хәтерлим.

Чиста күлмәк йөрттем, һәрвакыт.

Юкса, кыен анда пөхтә булу,

Бер сикереп торып, бер ятып.


Итекче дә булдым, балта остасы да,

Яшәп калдым Һанна янында.

Куллар эшли, ә баш уйлый һаман

Туган җирне, тагын, тагын да...

Хөрмәтле укучыларыбыз! Ә сез Тукай бүләгенә кем лаек дип саныйсыз? Фикерегезне info@tatar-inform.tatar электрон почтасына язып җибәрсәгез, ул "Интертат" сайтында басылыр.

"Татар блогерлары" сәхифәсендәге фикерләр редакция фикерләре белән туры килмәскә мөмкин. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100