Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Энҗе Ногманова: Үлгәннәрнең тормышы белән авыз чайкаудан аларга ни файда?!

Соңгы вакытта татар мәдәнияте, сәнгать доньясы бер-бер артлы талантлы ул-кызларын югалтып кына тора. Билгеле шәхесләр үлгәннән соң да күз алдында: алар белән саубуллашу дисеңме, җирләү, 3 ен, 40ын үткәрү – барысы да халыкка мәгълүм. Кайвакытта арттырып та җибәрәбез кебек. Болай ук һәрнәрсәне афишалауның доньялыктан киткәннәр өчен файдасы бармы икән?!

news_top_970_100
Журналист Энҗе Ногманова: Үлгәннәрнең тормышы белән авыз чайкаудан аларга ни файда?!

Андый шәхесләрне җирләү чарасында да халык күп катнаша. Менә шул мәет янына, аның белән соңгы тапкыр саубуллашырга килүче хатын-кызларның яланбаш, чәч-башларын тузгытып килүләрен һич кабул итә алмыйм. Араларында башкаларга үрнәк булырга тиешле дәүләт эшлеклесе булган ханымнарны күрү тагын да кызганыч. Мөселман кешесен җирләргә килгәнсең икән, дингә ышанучы кешеме син, юкмы, мәеткә хөрмәт йөзеннән булса да ябыгыз инде яулыкларыгызны, киенегез тиешенчә! Эш урынына беребез дә сәхнә күлмәге киеп бармыйбыз бит. Шуның кебек монда да - дини йолалар үтәлә, Коръән сүрәләре укыла. Бу җирләрнең дә үз кагыйдәләре, таләпләре бар бит, җәмәгать!

Сәнгать әһелләрен кул чабып озатуны да аңлап бетермим. Аларга хөрмәт, кул чабулар, матур сүзләр исән чакта булырга тиеш. Ә үлгән кешене кул чабып соңгы юлга озату ничектер шатлану шикеллерәк яңгырый. Аннан мәеткә ни файда?

Динебезнең һәр өлкәдә үз тәртибе, кагыйдәләре бар. Алар барысы да Аллаһ Тәгаләнең китабы - Коръән Кәримдә ачык язылган. Европадан кергән яңа гадәтләргә ияреп, үз динебезнең асылыннан ераклашмыйк, мәрхүмнәр каршында булган бурычыбызны онытмыйк инде!

Мондый шәхесләрне үлгәч тә тынычлыкта калдырмый кайберәүләр. Үлгән кеше турында начар сөйләргә ярамаганны белеп тә, гаиләсендәге хәлләрне, юк-бар фаразларны башкаларга җиткерергә атлыга, һәркемнең әйтеп каласы сүзе бар. Кимчелек-хаталар кемдә юк? Үлгәннәрнең рухына тап төшерүдән, аларның тормышы белән авыз чайкаудан нинди файда?! Гаеплеләрне эзләү безнең эшме? Кешенең ашар ризыгы өзелгән, ул инде доньялык белән арасын өзгән бит.

Соңгы елларда Татарстанның кайбер районнарында зиратка керү ишеге янында кагыйдәләр язылган такталар урнаштырылды. Монда зиратта үзеңне тоту кагыйдәләре дә, анда кергәндә укыласы дога да, әрвахлар янында ниләр эшләргә ярамый икәнлеге дә – барысы да кыскача, ачык итеп язылган. Һәр авыл-шәһәр зират ишек төбенә урнаштырылса, күпме файда булыр иде алардан?!


Каберстан ул һәрберебезнең иртәме-соңмы бара торган икенче йорты. Бездә халык башкаларга карап эшләргә күнеккән. Телевидение, газет-журналларда көн дә күрсәтелеп торучы мондый җирләү чараларын карап, башкалар да шулай кабатламас дип кем әйтә?!

Җеназа намазын укучы дин әһелләре, саубуллашу чараларын оештыручылар! Миңа калса, халыкка бу канун-кагыйдәләрне аңлатасы, онытылган икән, искәртәсе бар. Сездән башка  моны кем кайгыртсын?!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100