Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Эльмира Сираҗидан борщ рецепты

Ашка алма серкәсе дә салына.

news_top_970_100
Журналист Эльмира Сираҗидан борщ рецепты
https://www.instagram.com/elmira_siradji/

«Борщны hәркем үзенчә пешерәдер, ә мин аны болай әзерлим», — дип уртаклашкан инстаграм сәхифәсендә журналист Эльмира Сираҗи.

Сөякле иттән шулпа кайнатырга, ит пешкәч, тоз өстәргә. Аннары шулпаны сөзәргә, итне сөяктән аерып турап куярга. Бер кечкенә баш кәбестәне саламлап турап шулпага салырга, ул кайнаганда ике-өч бәрәңгене әрчеп турап шунда ук озатырга.

Берәр баш кишерне, суганны эре кыргычтан кырып ак май салынган тирән табада кыздыырга, ике помидорны турап салырга, аның янына ике чөгендернең кабыгын әрчеп, кыргычтан чыгарып өстәргә. Аннары өстенә бераз шулпа салып, өстен каплап 10 минутлап пешерергә, шунда ук бер аш кашыгы алма серкәсе өстәргә.

Ашның кәбестә-бәрәңгесе пешкәч, табадагы чөгендерле катнашманы да кушарга, тагын унбиш минут сүрән утта кайнатырга. Туралган итне, бер-ике тырнак сарымсакны сытып салырга, тәмләткечләр өстәргә дә газны сүндерергә.

Ашны табынга каймак, яшел укроп белән бирергә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100