Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Эльмира Сираҗи мәчене агач башыннан төшерү өчен кран эзләгән

Сираҗиларның песиләре Сания кушаматлы.

news_top_970_100
Журналист Эльмира Сираҗи мәчене агач башыннан төшерү өчен кран эзләгән
https://www.instagram.com/elmira_siradji/

Эльмира һәм Искәндәр Сираҗиларның Сания кушаматлы песиләре бар. Эльмира Сираҗи шул песи белән булган маҗара турында язган.

«Авылга яшәргә без көз ахырында күчтек. Сания кышны өйдә генә чыкты, урамга чыгармадык. Ләкин тәрәзәдән карап дөньяны өйрәнеп утырырга ияләште үзе. Бигрәк тә ачык тәрәзәдән кергән урман исләрен иснәп утырырга ярата. Яз җиткәч, карлар эрегәч, Сания ишек төбенә килеп утырып, чыгарга сорый башлады. Башта чыгарасы килмәде. Югалыр, адашыр дип курыктык, урман буе бит. Шулай да жәлләдек без аны, ирекле җанварны бикләп тоту дөрес булмас дип, аз-азлап дөньяга алып чыга, таныштыра башладык. Башта өй тирәсендә генә йөргән мәче бервакыт шактый ераклардан урый башлады.

Шулай бер көнне Сания йөрергә чыгып китте дә, күпме генә чакырсам да, күренмәде. Без балалар белән төялеп авылга кайтып киттек. Кич белән килсәк, каяндыр мәченең кычкырганы ишетелә, үзе юк. Эзли торгач, аңладык: урмандагы бер биек агачка менгән бу, шуннан төшә алмыйча акырып утыра. Каян җен көчләре кергәндер, өй тирәсендә сузылып яткан озын агач баскычны җилтерәтеп сөйрәп, кереп киттем урманга. Баскычны сөяп менеп тә киттем. Астан балалар өйрәтеп, кычкырышып торалар, әллә шул тавыштан курыктымы, мәчем күзләрен акайтты да тагын да өскәрәк менеп китте. Хәзер инде күпме сузылсам да буй җитми. Ә мәче ярдәм сорап акыруын дәвам итә.

Ярар, үз җаең белән төшәрсең әле, дим. Мәче калды, без өйгә кереп киттек. Чәем чәй, ашым аш түгел, чөнки мәче hаман агач башында бит, җитмәсә тавышы йөрәккә үтә. Чыгып «Сания, бәгърем, төш инде», — дип күпме генә ялынсак та, Сания төшмәде. Кич җитте, мәче агач башында төн чыкты. Болай булмый дип, авылның ватсап чатына кранчы эзләп хәбәр җибәрдем. Табылды кранчы, сәгате фәлән мең, дип яздылар.

Тик мәче төшерергә икәнен белгәч, мине хуплаучы табылмады: үзе төшәр әле акырып туйгач, агач башында эленеп торган мәче үләксәсе күргән юк әле, дип көлделәр. Мин коткару буенча сөйләшүләр алып барганда, урамда яңгыр ява башлаган hәм әллә тәпие таеп егылып төшкән, әллә үзе тәвәккәлләп төшәргә булган, юешләнеп йолкышланып беткән Саниябез өйгә кайтып та керде! Ул сөенүләребез!

Шул хәлдән соң Сания бүтән биек агачларга менеп хур булмады», — дип язган журналист.

Журналистның виртуаль дуслары арасында да мәче яратучылар күп икән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100