Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист егетнең яңа йорты стенасында йөз меңләп бал корты яшәгән

Кортларны суыртып алгач, ояда 27 кило чамасы кәрәзле бал тапканнар.

news_top_970_100
Журналист егетнең яңа йорты стенасында йөз меңләп бал корты яшәгән
Салават Камалетдинов

Америкада бер өйнең стеналары арасында бал кортлары күче яшәгән. Бу турыда CNN каналына сылтама белән «Лента.ру» язды.

CNN каналында эшләүче Джордж Монтгомери исемле 26 яшьлек ир-ат 2018 елның ноябрендә Атланта шәһәре тирәсенә күченеп килә. Ул өендә бал кортлары булуын яз көн гына абайлап ала.

«Аларның очып килеп стенага бәрелгәне ишетелә иде. Шулай итеп алар ояга керәләр», — дип сөйли ул.

Бөҗәкләр өйнең беренче һәм икенче каты арасындагы ярыктан керә, аннары стена һәм кирпеч фундамент арасындагы тишектә ояларына уза.

Монтгомериның өендә бал кортлары бер ел чамасы яши. Февраль азагында өй каршындагы чирәмне чабарга чыккач, бал кортлары өере хуҗа кешегә һөҗүм итә. Ул эшен эшли алмыйча кереп китәргә мәҗбүр була.

Шуннан соң хуҗа дезинсекторга (бөҗәкләр белән эшләүче хезмәткәрләр) шалтыратып языла һәм ике ай буе чират көтә.

Белгеч бу йортка махсус тузансуырткыч алып килә. Ул шуның белән бал кортларын суыртып ала. Бал кортлары өч капчыкка сыярлык була. Аларның һәрберсенә чама белән 30-40 мең бал корты сыя. Ояда 27 кило кәрәзле бал табыла.

Бал кортларын үтермәгәннәр, штатның төньягындагы умарталыкка илтеп биргәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100