Журналист Динара Әхмәтнең коронавирус көндәлеге: «Таш эзләп, ковид таптым!»
Инстаграмдагы аккаунтыма: «Кемнең бөерендә таш бар? Зинһар, миңа хәбәр салыгыз әле», — дип язып элдем. Башка сорау бирсәң, гадәттә, директ «шартлый». Бу юлы андый хәл күзәтелмәде. Бер 6-7 кеше язды, төрле киңәшләр бирде. Тик бу «бөер тарихы»ның башлануы гына булган.
Бөердәге таш белән беренче тапкыр 2011 елда «күзгә күз» очраштык. Сукыр эчәгесенә операциягә дип хастаханәгә алып киткәннәр иде ул вакытта. Тикшеренә торгач, бөердә таш кузгалганлыгы ачыкланды. Тиешле дәвалану курсы узгач, бу авырту турында оныттым мин. Быел яз аенда янәдән сукыр эчәк борчыды. Түзәр хәл калмагач, тагын ашыгыч ярдәм машинасын чакырттык. Үзем куйган диагноз расланмады. Табибларны көткән арада, уйларым белән сукыр эчәктән тагын котылган идем — булмады. Һаман шул бер балык башы… Бөердә таш ясалган икән.
Бу ковидның кызып-кызып таралган чоры иде. Безне карантинга ябып куйдылар. Башка чирләр онытылды, шул исәптән бөердәге таш та. Беребезнең дә башына таҗ киясе килмәде. Дарулар эчкәләп, шушы көнгә кадәр ташны күз карасыдай саклап, үземдә йөрттем.
Көз көне авырулар бераз баш күтәреп ала булса кирәк. Ковид турында уйламаска тырышып, бөерләрне яңадан тикшертә башладым. Ярыйсы гына зурлыкта таш барлыгы ачыкланды. «Ватмыйча булмый, куркыныч», — дип, мине лазерлы операция ясатырга күндерделәр. Ләкин башта компьютер томографиясе узарга кирәк икән. Ә хәзер эте дә, бете дә дигәндәй, шуны ясата. Казан буенча бер буш урын табып, мин дә бөерне төшертү өчен чиратка язылдым… Ташның чиратны көтәсе килми, сабырсыз, дүшәмбе көн авыртуга түзмичә клиникага юл алдым.
Ярыйсы гына зурлыкта таш барлыгы ачыкланды. «Ватмыйча булмый, куркыныч» дип, мине лазерлы операция ясатырга күндерделәр.
19 октябрь. Көннәре дә ямьсезләнде, кәеф тә юк, билгә дә чыдап булмый. «Ярар, болай авыртынгач, КТсыз гына ясыйбыз инде», — дип, УЗИ ясарга уйлады доктор. Бик озак кына карагач: «Сезнең ташны күрмим әле мин», — димәсенме? Мин ни еларга, ни көләргә белмим. «Аллага шөкер, ясатасы булмады, үзе төшкән. Эх, фундаментка салырмын, дигән идем, булмады инде», — дим. Шәхси йорт турындагы хыялларымны табибның: «Ләкин кая киткән ул, үзе чыга алмый, димәк, бер җиргә кысылып калган», — диюе чәлпәрәмә китерде. Ничек инде кысылган? Ә хәзер нишләргә? Ташны каян табарга? Бер соравыма да җавап бирмичә, мине тагын шул компьютер томографиясенә җибәрде. Кан басымы белән температураны күзәтеп торырга кушты. Мин бөтенләй кәефсезләнеп, өйгә кайтып киттем.
Психосоматика үз эшен эшләде. Кичкә температура күтәрелде. Бу төннең ничек узуы турында аерым китап итеп язарлык…
20 октябрь. Мине типкәли-типкәли кыйнап ташлаганнармыни?! Ни селкенә, ни борыла алмыйм! Тагын температура күтәрелде, йөрәк чаба гына! Тизрәк шул табибыма шалтыратам! «Хәзер үк җыеныгыз да хастаханәгә барыгыз. Ятарга кушсалар, баш тартмагыз! Сезнең таш кысылган», — диде ул. Ул табибларга, билләһи, һәйкәл куярлык. Үзләре хезмәт хакын тагын кискәннәр инде, дип елап утыралар, үзләре бер-бер артлы килгән авыруларны кабул итәләр. «Ә ничек эшлисез соң сез хезмәт хакын кискән килеш?» — дим. «Ә кем эшләсен соң? Болай да врачлар җитми, ә авыручылар һаман арта», — ди, үзе минем кан басымын үлчи. Аха, анысы тәртип, йөрәк кенә каядыр ашыга һаман. Температура тагын бераз күтәрелгән — 37,6. Иң югары дигәне 38 булды төнлә. Ә авырту бер дә басылмый. Тагын УЗИ ясап, анализлар алып, яхшылап тикшерделәр. Ә таш юк!!! Су буе дару исемлеге язып, күп итеп су эчәргә кушып, өйгә кайтарып җибәрделәр. Ләкин моның белән хәл бер дә яхшырмады. Билдәге авырту бөтен арка буйлап тарала башлады, төнлә аякларга да төште.
Мине типкәли-типкәли кыйнап ташлаганнармени?! Ни селкенә, ни борыла алмыйм!
21 октябрь. Температура уйный, җеп өзәрлек тә хәл юк. Таш кая китте икән дип баш ватам, тегеләй уйлыйм, болай уйлыйм. Авырту басылмагач, үзебезнең поликлиника табибын өйгә чакырттым. Аның килгәнен көтеп, көн узды. Кичке 8 тулмаган иде әле, килеп тә җитте. Ишектән дә керми генә мине шунда чакырды. Акрын гына чыгып, хәлемне аңлатып биргәч, «А от меня что хотите!» — дип ишекне шап итеп ябып чыгып китте. Ирем белән авызларыбызны ачып, бер-беребезгә карап басып калдык. Минем тавышланырга, нидер ачыкларга маташырга хәлем юк иде. Авыртуны баса торган көчле дару эчеп, йокларга яттым.
22 октябрь. Көн шулай ах-ух килеп узды. Кемгә рәхмәт, кемгә ләгънәт укырга белми аптырап беттем. Авырту көчәйгәндә бөтен дөньяга ачу килә, дару эчеп, бераз хәл кергәч, безнең илдән дә яхшырагы юк. Ипотекага фатир алып булганга, шуны кредитка алынган җиһаз белән тутырганга сөенеп, бурычка акча бирерлек дусларым булганга шатланып, тик ятам. Аркадагы авырту гына басылмый. Әйтерсең, теге таш кабырга арасыннан тик сикереп, уйнап йөри. Бүген иремнең кәефе дә бөтенләй юк. Күрәсең, аның да эчен пошыра башладым…
23 октябрь. Таң ата да кич була. Бүген температура күтәрелмәде. Антибиотик шул өченче, дүртенче көнгә тәэсир итә башлый инде. Минем бөерләр ялкынсынган, шуңа антибиотик эчәм. Бу көн туганга да сөенеп, иртәнге аш ашарга утырдык. Ирем тәмле итеп ботка пешергән. Тик ни шикәре, ни тозы юк. Эндәшмәдем инде, тырышкан бит, бәгърем. Ашыйм — сырның да тозы юк. Бал кабып карадым, ул да тәмсез. Сиздерми генә юыну бүлмәсенә кереп, андагы әйберләрне иснәргә тотындым. Иң сасы хушбуйның да, белизнаның да, порошокларның да исләре юк. Үзем дә сизмәстән, кычкырып көлеп җибәрдем. Ирем кереп җитте. Мин әйтәм, тәм дә, ис тә сизмим, дим. Булган икән, ди. Бераз көлеп тынычлангач, хәлнең бер дә кызык түгел икәнен аңладым. Күңелгә корт керде, таш онытылды…
Тизрәк тагын үзебезнең поликлиникага шалтыраттым. Фәлән-фәлән, шундыйрак хәлләр. Миңа нишләргә?
Табиб 2гә кадәр кабул итә. Буш урыннар юк, язылып булмый. Сәгать 2ләргә килегез.
Ә миндә ковид булса? Бәлки өйгә килер?
Температурагыз 39мы?
Юк.
Алайса үзегез киләсез.
Һәм трубканы куйды. Сәгать 2 тулганчы үземә нинди генә диагноз куеп бетермәдем. Юк инде, мин әйтәм, борыннан да акмый, тамак та авыртмый, ютәл юк, ничек ковид булсын? Бөердән таш чыкканда да ис-тәм бетәдер, дип уйлыйм. Үзем эчтән генә, каядыр бик еракта, сөенеп тә куям. Аллага шөкер, бөер түгел икән!
2дә эше бетәргә тиешле табиб мине дүртенче егерме минутта кабул итте. Үзе псих! Мин хәлләремне сөйләп биргәч, кызганып куйдымы, тамакны карады, үпкәләрне тыңлады, анализларны карады. Эчә торган дарулар янына тагын дүртне өстәде. Акчаң гына җитсен! «Мин ковидка анализ бирер идем», — дигән сүземә: «Түләүле бирә аласыз!» — дигән җавап ишеттем. Ә КТ турында әйтмим дә инде. Ансына һаман чират көтәм әле, ташны табасы бар. Бу көн тагын үземә нинди диагноз куярга да белми узып китте. Аркам авырта, дару эчкәч, бераз җиңел кебек. Кичкә иремнең дә температурасы күтәрелде. Балалар үз көннәрен үзләре күрә башлады. Хәл юклыкны аларга сиздермәскә тырышабыз, үзләре дә безне борчымый.
24 октябрь. Бу өлкәдә инде тәҗрибәсе булган таныш-белешләрдән сорашып, анализны бушлай биреп булганын да белдем. Зәңгәр экраннар аша мактый-мактый сөйләгән йогышлы авырулар хастаханәсе юлын таптарга насыйп булыр дип һич тә уйламаган идем. Ике кат битлек, кулга перчатка киеп, хастаханәгә килдем. Су буе чират булмаса да, шактый вакыт көтәргә туры килде. Шул арада үзем кебек билгесез сорауларга җавап эзләүчеләр белән дә аралаштым. Районнардан килүчеләр дә бар. Миннән аз гына олырак ир-ат бөтенләй хәлсез. «Атнадан артык температурасы 39дан төшми. Аптырап монда килдек, бүген тәмам хәлсезләнде», — ди хатыны. Үзенең бер-ике көн генә температурасы күтәрелеп алган. Бер ир-егетнең кулында — уңай нәтиҗә язылган кәгазь. Бу табиблардан киңәш сорап килгән, өйдә хатыны белән баласы бар икән, аларны нишләтим, дип аптырый. Шәфкать туташы авылга кайтарып җибәрергә кушты. Ә мин шаккатып тыңлап торам. Авылга?! Ә андагы әти белән әни нишли аннары? Болар бит инде контактка кергән, кулда акка кара белән язылган ковид диагнозы. Менә ничек кайта авылга чир, җәмәгать! Бер апаның онкология. «Бер хастаханәдән икенчесенә тик куып йөртәләр», — дип елап утыра мескен. Шундыйларны күреп, йөрәк әрни. Тагын гаеплене эзлисе килә башлый. Ә ни файда соң? Ике сәгать тә кырык минут дигәндә, мин дә табибка эләктем. Хәлләремне сөйләп бирүгә, зур сорау белән, миңа ковид диагнозы язылган кәгазь тоттырдылар. Анализ да алдылар. Иртәгәне генә ничек җиткерергә, анализ нәтиҗәсен тизрәк беләсе килде.
Хастаханәдән йөреп кайткач, тагын хәл бетте. Гел ятып торасы килә. Иремнең хәле бүген җиңел түгел, авыртына, балалар да кәефсез. Ничек кенә авыр булса да, сиздермим. Психологик яктан мин бу чиргә әзер идем инде.
Бер ир-егетнең кулында уңай нәтиҗә язылган кәгазь. Бу табиблардан киңәш сорап килгән, өйдә хатыны белән баласы бар икән, аларны нишләтим, дип аптырый. Шәфкать туташы авылга кайтарып җибәрергә кушты. Ә андагы әти белән әни нишли аннары? Менә ничек авылга чир кайта, җәмәгать!
25 октябрь. Анализ билгеле булмаса да, үзебезне ике атналык карантинга ябып куйдык. Мин әйтәм, җитәр, болай да күп тараттык инде. Анализ тискәре булса да, эшеңә хәбәр итәргә кирәк булыр, дим иремә. Хәлсезлек бар, күбрәк ятып торасы килә. Күп итеп су, компот, морс эчәбез. Бөтенесенең тәме бер төрле. Әрәм булмасын дип, суыткычта яткан брокколи белән чәчәк кәбестәне ашап бетердем. Тәм сизмәгәндә ярар, витамин булыр, дим. Ә күңелдә бер генә уй. Анализ ничек булыр икән? Үзем уңай булсын иде, дим. Ичмасам, кайчан безгә тияр, дип көтеп яшәмәбез. Шулай уйлыйм да куркып куям. Кич тизрәк хастаханәгә шалтыратам. «Сездә ковид. Үзегезнең поликлиникага хәбәр итегез», — диделәр трубканың теге ягында. Бу яңалыкны ишетергә ничек кенә әзер булсам да, өстемә кайнар су сипкән кебек булды. Тик шулай да мин үземне тиз кулга алам. Ирем белән бер-беребезне котлаштык. Аллаһы Тәгаләдән җиңеллек сорадык. Хәзер инде бер нишләп тә булмый. Терелергә кирәк!
26 октябрь. Көн артыннан көн уза. Иртән торуга үзебезнең поликлиникага хәбәр иттем. Табиб өйгә килми икән, кич белән шалтыратып, хәлләрне сораштырды. 31 октябрьдә кабат анализ бирергә чакырды. Шул көннән соң ишеткән дә юк ул табибым турында. Кеше бит инде өйгә киләләр, хәлләрне белешеп торалар, дип сөйләде. Ул ТВ-радиодагы яңалыкларны тыңласаң, ковид белән авыручыларга иң күп игътибар бирелә, бушлай ярдәм күрсәтелә. Ләкин без болай мактана алмадык. Ирем ике көн рәттән табибка эләгергә тырышып карады, булмады. Өченче көндә генә иртә таңнан торып, чират алып, көчкә керә алды. Шулай итеп, без ике атналык карантинга ябылдык. Чирне таратасы җиргә таратып бетергәч булды бу хәл…
Таныш-белешләргә мең рәхмәт. Аларның киңәшләре белән бу авыруны да җиңәбез. Бездән баш тартмаган дусларга, күршеләргә аерым рәхмәт. Ярдәм итеп тордылар, сез авыру, дип безне кире какмадылар. Югыйсә, андыйлар да җитәрлек. Мин аларны да аңлыйм, баш миебезгә чукып-чукып начар уйларны сеңдереп бетерделәр. Шундый ук вируслы авыру икәнен белсәк тә, без ковидтан бик куркабыз. Аз гына баш авыртса да, миндә шул түгелме икән, дип тизрәк хастаханәгә чабабыз. Ә анда чирнең оясы! Ни өченме? Чөнки чынлап та бу чирне эләктергәннәрнең бары тик дөрес дәваланасы һәм исән каласы гына килә.