Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Динара Әхмәт ярдәм сорый: өен әкәм-төкәмнәр баскан

Аларда ахатин әкәм-төкәмнәре бик каты үрчегән.

news_top_970_100
Журналист Динара Әхмәт ярдәм сорый: өен әкәм-төкәмнәр баскан
https://www.instagram.com/dinara_ahmat/

Журналист Динара Әхмәт инстаграмда үз битендә ярдәм сорый. Юкса, аларның фатирын әкәм-төкәм басачак. Алар гаиләсендә ахатин әкәм-төкәмнәре нык үрчегән.

Журналист әкәм-төкәмнәр гаиләсе турында шундый яратып, тәмләп сөйли. Бу җан ияләре турындагы видеоны карамый калмагыз.

«Зинһар өчен, бу әкәм-төкәмнәрне үзегезгә алыгыз! Кая куеп бетерик аларны, алар да бит җан ияләре. Без хәзер аларны кая куеп бетерергә белмибез. Мин аларны сезгә өегезгә кадәр бушка китереп бирәм. Әле тагын чыгасылары бар. Менә болары инде «кеше булды». Алар бит тиресен яшәртә, бит тиресендәге үлгән тукымаларны ашый. Кулларга куйсагыз да ярый.

Йоннары коелмый, исе юк, тиз йөриләр, тартма ачык калса, чыгып китәләр, идәндә селәгәйләрен генә калдыралар. Кыяр кабыгы, пекин кәбестәсе, алма кабыгы ашыйлар, кальций витамины өчен йомырка кабыгы салабыз.

Бу әкәм-төкәмнәрне каядыр урнаштырырга кирәк бит. Зинһар ярдәм итегез! Чыгарып ташлап булмый бит инде! Тагын йөзләп йомыркадан чыгасылары бар. Балаларга да күзәтергә кызыклы. Шундый тәти алар, шундый тәти, ничек аларны яратмыйсың инде», — дип өзгәләнә журналист.

Журналист туры эфирда танышларына да тәкъдим итә: «Минимум унны алабыз яме, ә сезгә иллене бирәм».

Беренче сатып алучы комментарий язып калдырган.

Динара Әхмәткә теләктәшлек итәргә теләгән икенче инстачы ахатин әкәм-төкәмнәрен урманга җибәрергә тәкъдим иткән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100