Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Динара Әхмәт: «Шикәр комыннан тычкан «эзләре» чыкты»

Кибеттән алынган шикәр комыннан ят нәрсәләр чыккан.

news_top_970_100
Журналист Динара Әхмәт: «Шикәр комыннан тычкан «эзләре» чыкты»
Динара Әхмәтнең инсаграм аккаунтыннан скриншот

«Бу хәлдән соң Рәфыйк шикәрсез чәй эчә башлар, дип сөенгән идем. Булмады. Безнең өйдән 200 метр ераклыкта урнашкан «Пятерочка» кибетенә яңгырда чыланмас өчен машина белән барып, шикәр комы алып кайтты.

Фотода өй каршындагы «Верный» кибетеннән алынган шикәр комы (икенче фото интернеттан алынган)», — дип яза үзенең социаль челтәр битләрендә журналист Динара Әхмәт-Миңнекаева.

Язмадан күренгәнчә, шикәр комыннан тычкан «эзләре» чыккан.

«Әй, ачу килде бер кило шикәр комы чүп чиләгенә очкач. Тир түгеп эшлибез бит без шуны сатып алу өчен. Ярар, чыгасы акча булгандыр, 45 сумны кызганып утырмыйм», — ди ул.

Комментарий язучылар арасында авторның сүзләрен хуплап язучылар шактый. «Бер кибеттә шикәр комын 60 сумга күргән идем әле. Хакын күтәрер өчен кибетләрдә шикәрне бетереп тордылар. Әлбәттә, акча жәл. Әле ярый күреп калгансыз, Аллам сакласын, берәр агу булмасын», — ди берәү.

Шунда ук «Верный» кибетендә яраклылык вакыты чыккан азык-төлекнең һәм сайлау мөмкинлеге чикле икәнен дә билгеләп үткәннәр.

«Авылда шикәр комында андый тычкан „эзләре“ булгалый иде инде. Алып атасың да, утырып чәй эчәсең», — дип тә язган бер инстачы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100