Журналист Динара Әхмәт «җимеш тәкәләре»н, «алма пироглары»н суда коендыра
Ул әкәм-төкәмнәрне шулай дип атый икән.
Журналист Динара Әхмәт-Миңнекаева өйдә асрый торган әкәм-төкәмнәрен яратып «җимеш тәкәләрем», «алма пирогларым» дип атый икән.
Сторисларында күренгәнчә, иртән ул аларны карый, асларын җыештырып ала. Кечкенә җан ияләре кетер-кетер итеп йомырка кабыгын, салат яфракларын ашый, әле хуҗалары кебек ванна керергә дә яраталар икән. Аларның махсус матур кечкенә ваннасы бар. Журналистның гаиләләре дә ишәергә тора, ә алдан чыккан 400 әкәм-төкәмне алып бетергәннәр инде.
Журналистның әкәм-төкәмнәр үрчетүе һәм башка өләшүе турында язган идек.