Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Чулпан Шакирова Казандагы матәм чарасы турында: Ил кайгысын үз кайгысы итеп кабул иткән яшьләрне күреп, горурланып еладым...

Бүген Казанның Бауман урамында Кемерово фаҗигасендә һәлак булган корбаннарны искә алдылар. "Татар-информ" хәбәрчесе бу матәм чарасында катнашты.

news_top_970_100
Журналист Чулпан Шакирова Казандагы матәм чарасы турында: Ил кайгысын үз кайгысы итеп кабул иткән яшьләрне күреп, горурланып еладым...

Кем ничектер, Кемероводагы “Кышкы чия” сәүдә-күңел ачу үзәгендә балалар янып үлүен ишеткәч, минем хәтердә Беслан фаҗигасе яңарды. Аерма шунда гына: 25 март фаҗигасе теракт түгел (диләр), аны булдырмый да калып була иде. Тыныч тормышта, бар нәрсә пульт белән генә идарә ителә торган заманда, дүрт катлы сәүдә үзәгеннән чыга алмыйча янып үл әле син! Аяныч: әле үлемнең ни икәнен дә белмәгән балалар, әҗәлләре белән күзгә-күз очрашып, якыннары белән хушлаша.

Кемерово фаҗигасе турында кем кайчан, ничек ишеткәндер... Минеке болай булды. “Тандем” сәүдә үзәге каршында гына яшибез без. Ирем белән бер сәгать элек кенә шуннан чыгып, төшке аш әзерләп, ашарга утырдык.  Ул да булмады, урамда сирена тавышлары яңгырый башлады. Балкон тәрәзәсе ачык иде, рупордан кычкыру тавышлары да яңгырады. Тәрәзәгә йөгереп килсәк, урам тулы халык, “Тандем” ягыннан өер-өер агылалар. Ашыгыч ярдәм, газ хезмәте, янгын сүндерү машиналары чабыша. Аяк асты пычрак, халык аны-моны карамый, балалар егыла, әниләре аларны күтәреп ала да тагын йөгерә.

Бүлмәгә йөгереп кереп, телефонымны алып, “Татар-информ” сайтын ачам. Әле бу вакытта “Тандем” турында бер хәбәр дә юк.  Яңалыклар лентасында беренче хәбәр булып Кемерово фаҗигасе тора. Менә эш нидә икән! "Тандем"дагыларның, хәбәр килеп ирешү белән, саклык чарасы күреп, эвакуация планын эшләтеп җибәрүләре икән.

Ярты сәгать дигәндә, социаль челтәрләр Кемерово фаҗигасенең яңадан-яңа хәбәрләре, фотолары белән тулды.

“Каникул башлану хөрмәтенә, төрле авыллардан балаларны автобуслар белән алып килгәннәр икән...”, “кинозалда бикләп калдырганнар...”, “балалар ишектән чыга алмыйча янып үлгән...”, “бу бина элек склад булган, шуңа тәрәзәләре дә булмаган...”...булмаган, булмаган, булмаган... Кичкә таба бу хәбәрләр тагын да куерды. Әлеге фаҗига берәүне дә битараф калдыра алмый иде.

Иде...

Шулай да мондый зур фаҗигане беркадәр дөнья күргән, үзләре әти-әни булып, бала сөю бәхетенә ирешкән йә булмаса якыннарын югалтучылар гына йөрәк аша үткәрә ала дип уйлый идем. Ялгыш уемнан кире кайтам һәм гафу үтенәм! Бүген Кемерово фаҗигасе корбаннарын искә алу чарасына Казанның Бауман урамына  җыелган, ил кайгысын үз кайгысы итеп кабул иткән яшьләрне күреп, горурланып еладым. 

Казанның Бауман урамындагы матәм чарасына килүче-китүчеләрне санасаң, ике йөздән артык кеше булгандыр. Һәм аларның 90 проценты яшьләр иде! Студентлар, яңа эшли башлаучылар. Иң гаҗәбе - аларны монда берәү дә мәҗбүриләп, куып китермәгән. Араларында балавыз сыгучы кызлар гына түгел, ир-егетләр дә чамасыз. Аларның икесенең берсе чәчәкләр һәм йомшак уенчыклар белән килә. 

Күрше – күршесенең хәлен белми, кайгысын уртаклашмый торган заманда, битарафлык битлеген салып, меңнәрчә чакрым ераклыкта килеп чыккан фаҗигагә җавап итеп яшьләр җыелды бүген. Ил кайгысын кайгы иткән яшьләр – бу бит илебезнең киләчәге дигән сүз!

Татарда искә алу, шәм кую гадәте юк диярсез. Килешәм. Әмма матәм чарасына килүченең берсенә дә мәҗбүриләп шәм тоттырмадылар. Күз яшьләре аша дога кылып торучы мөселман егет-кызларын да күрергә була иде монда.

...Халык арасын ерып, кайтыр юлга чыкканда, тагын бер кат артыма борылып карадым һәм имәнеп киттем. Матәм чарасы нәкъ “Кольцо” сәүдә-күңел ачу үзәгенең каршында узды. Фәрештәләрнең "амин" дигән минутына туры килмәсен, тик шулай да... “Кольцо”да янгын-мазар чыга калса, үлем котылгысыз. Сәүдә үзәге каршындагы тау булып өелгән чәчәкләр өеме һәм шәм яктысында “Кольцо” тагын да дәһшәтлерәк күренде...


"Татар блогерлары" сәхифәсендә язылган фикерләр редакция фикерләре белән туры килмәскә мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100