Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Чулпан Гарипова уңышка ирешүнең гади сере белән уртаклаша

Инстачыларның фикерләре икегә бүленгән: кемдер әкият ди, кемдер бу әйбер «эшли» дип ышана.

news_top_970_100
Журналист Чулпан Гарипова уңышка ирешүнең гади сере белән уртаклаша
https://www.instagram.com/tamada_chulpantv/

Журналист һәм тамада Чулпан Гарипова инстаграм сәхифәсендә уңышка ирешүнең бик гади сере белән уртаклашкан.

«Сезнең телефонның заствкасында нинди рәсем тора? Минекендә ике обойда да Галиянең матур фотографияләре тора иде. Болай кую дөрес түгел икән. Уңышка ирешү, сәламәт һәм бәхетле яшәү өчен хатын-кызның телефонында обой гаилә фотосы торырга тиеш икән. Ә ир-атныкында кемгә охшарга тырыша - шул наставнигыныкы яки кайсы илдә яши - шул ил президентыныкы.

Бу киңәшләрне табиб һәм психолог Дмитрий Троцкий ютубтагы бер тренингы вакытында әйтте. Бизнеслары аска тәгәрәгән кешеләр күпләр сынап карады. Барысы да хәзер уңышларына сөенеп туя алмыйлар ди. Мин бүген моны сынап карарга уйладым һәм нәрсә дип уйлыйсыз?! Обедта бер банкет, фатирга 20 көнлек яхшы заказ килде. Әллә чынлап та дөрес инде?! Сез дә сынап карагыз әле», — дип язган тамада.

«Син белми идеңмени әле», «Минем телефонда Фирдүс Тямаев тора» һ.б. комментарийлар калдырганнар.

«Чулпан, үзегез акыллы хатын инде. Әкиятләргә ышанасызмы?» — дип шаккаткан язылучыларының берсе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100