Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист-блогер Гөлнара Нурмөхәммәтова ураза тотарга этәргән хәлне искә төшерә

Журналист-блогер Гөлнара Нурмөхәммәтова ураза тотарга этәргән хәлне искә төшерә

news_top_970_100
Журналист-блогер Гөлнара Нурмөхәммәтова ураза тотарга этәргән хәлне искә төшерә
Татар журналисты, блогер Гөлнара Нурмөхәммәтова инстаграмында ураза турында балачак хәтирәләрен уртаклаша.

"Әбием ураза тотканны беркемгә дә белдертмәс, сөйләмәс иде. Гомумән, моннан 15-20 ел элек ураза тотучылар ул хакта аз сөйлиләр иде (безнең якта шулай иде). Бер вакыт әбинең хәлен белергә туганнар килде. Әти-әни өйдә түгел. Миңа 11 яшь. Кунаклар килгәч, гадәттәгечә, өстәл әзерлим. "Кирәкми, кирәкми, кызым, эчмибез", диләр. Читенсенеп кенә әйтәләрдер дип, тәмләп сөтле чәй ясадым, коймак әзерләдем. Өстәлгә дәшкәч, берсе оялып кына "без уразада" дип пышылдап әйтмәсенме. 

Ясаган чәйләрне түккәнне әле дә хәтерлим. Ул көнне авыздан ризык үтмәде, шок хәлендә йөрдем, шундый читен, уңайсыз булды. Шуннан соң икенче елга мин дә әкренләп ураза тота башладым. Ул вакытта, кызганыч, моның кадәр файдалы мәгълүмат юк иде. Әмма, аңа карамастан, үзенә күрә көчле ихласлык бар иде.

Минемчә, Рамазан ае һәр заманның үз рухында узарга тиеш. Белемгә омтылыйк, гыйлемле, иманлы шәхесләрдән үрнәк алыйк. 

Рамазан аеның бар тәмен, рәхәтен тоеп, Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын.

Сезнеңчә, Ураза тотканны әйтү дөресме?" - дип яза Гөлнара.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100