Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Айназ Мөхәммәтҗанов "Тапшырыл...ган хатлар" спектакле турында: «Ә бәлки, тараканнар ир-ат башындадыр?»

Режиссёр Илгиз Зәйниев Кариев театрында Гадел Кутуй повесте нигезендә куелган «Тапшырыл…ган хатлар» спектаклен чыгарды. Совет чорының иң популяр әсәренә яңача караш татар җәмәгатьчелегендә кызыксыну тудырды. Журналист Айназ Мөхәммәтҗанов спектакль турында фикерләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Журналист Айназ Мөхәммәтҗанов "Тапшырыл...ган хатлар" спектакле турында: «Ә бәлки, тараканнар ир-ат башындадыр?»

«Мин исән, ә сез бөтенегез үле» («Убик». Филипп Дик).

«Тапшырыл…ган хатлар» - Гадел Кутуй әсәренең Илгиз Зәйниев тарафыннан сәхнәләштерүе. Ул Кариев исемендәге яңарган Татар яшь тамашычылар театрында әле генә куелды.

Хикәядән аермалы буларак, сәхнәдә Галия бер генә түгел, аларны бер үк вакытта сәхнәдә бер төрле киенгән өч актриса уйный: кара, сары һәм җирән чәчлеләр. Ләкин характерлары аерыла: акыл белән эш йөрткән Галия, тойгы-хисләрдән торган Галия һәм Искәндәр-Галия. Чын Искәндәр түгел, ә Галиянең күңелендә үз-үзенә тасвирлаган Искәндәр. Монда әйтергә кирәк - Галиянең ирен шундый ысул аша күрсәтүе белән Илгиз Зәйниев тагын бер кызык мәсьәләгә кагыла. Бу - кешенең башка кешене үзе теләгәнчә тасвирлавы, күңелендә аны нинди шәкелдә кабул итү мәсьәләсе. Ягьни, без чынбарлыктагы кешеләрне яратабызмы, яисә үзебез тудырып ышанган образларнымы. Әлбәттә, икенчесе, әмма бу аерым тема.

Спектакльне караганда үзеннән-үзе сорау туа: Галиянең кайсысы чын? Башта кара чәчлесе чындыр дигән уй килде. Ләкин тамашаны карый барган саен аңлашыла барды – болар берсе дә чынбарлыктагы Галияләр түгел. Хәтта әсәрдәге чынбарлык турында сүз барса да.

Сәхнәдәге Галияләр өчтән дә күбрәк булып чыкты әле. Автор күз буучы шикелле, Галиянең төрле образларын актрисалар арасында алыштыра башлады. Инде хәзер җирән чәчле хатын Искәндәр түгел, ул Галия-Ана, ә Искәндәр – кара чәчлесе. Әллә сарысымы? Мөһим түгел.

Бу постановка чынбарлыкның юклыгы (әйе, каламбур) һәм вакыйганы (кыйссаны) сөйләүченең ышанычлылыгы турында сорау куя.

Спектакль чишелешендә тормыш Галияне студент чакта үзенә гашыйк булган курсташы Вәли белән очраштыра. Ул әле хәзер дә аңа гыйшкын югалтып бетермәгән, ә Галия (менә сиңа мә) еллар дәвамында Вәлинең фотосын ретушьлап балаларына аталары итеп сурәтләп килгән. Бу очрашу өчен Галиянең икесе сәхнәдән чыгып китә һәм берсе генә кала. Шуның белән чынбарлык урнаша кебек...

Галиянең хатларын спектакль дәвамында сәхнә артында ир тавышы авазландыра. Һәм бу сәер булып тоела. Хатын-кыз язган хатны хатын-кыз тавышы белән укырга тиешләр ләбаса. Спектакль ахырында Галия тапшырылмаган хатларын Вәлигә тапшырып, тормышын аның хөкеменә калдыра. Инде хәзер аңлашыла сәхнә артындагы авазландыру - Вәлинең аңа тапшырылган хатларны укуы булган икән.

Әммә сорау туа. Әгәр дә Зәйниев спектакль дәвамында Галияне язучы, сөйләүче буларак ышанычсыз итеп, ә, дөресрәге, чынбарлыкны адекват чагылдыра алмаучы итеп күрсәтә икән, ни өчен соң әле без Вәлинең сөйләвенә ышанырга тиеш?

Илгиз Зәйниев спектакль турында интервью биргәндә: «Ә гомумән, Искәндәр булганмы?» дигән фикергә кагылып китә. Шулай булгач, «Бәлки, Галия дә гомумән булмагандыр?» дигән фаразга нигез туа.

Бәлки, бу кыйсса болай булгандыр: Вәли - ялгыз ир, санаторийда врач хатынга гашыйк була һәм аның турында хыялый тормыш уйлап чыгара.

Спектакль турында язылган комментарийлар арасында бу спектакль хатын-кыз башындагы тараканнарны күрсәтә дигән фикер берничә тапкыр очрады. Ә хатын-кыз башындагы тараканнармы икән? Төп сөйләүче - ир-ат. Димәк, тараканнар да ирләрнеке. Бәлки.

Ничек кенә булмасын, Илгиз Зәйниев бу куелышта татар сәхнәсендә чынбарлыкның күпкатлылыгы темасын күтәрде һәм фантомнар дөньясына башыбызны тыгып карарга мөмкинлек бирде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100