Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Айдар Әхмәдиев: Мәдәни китч яки татарның тагын бер буынын ничек югалтырга

Узган атнада миңа Галимҗан Ибраһимов исемендәге татар гимназиясендә музыкаль-әдәби кичәдә булырга туры килде. Чараны Казан шәһәре филармониясе артистлары Тукайның туган көненә багышлап үткәрде. Гимназиянең актлар залына әйләндерелгән коридоры башлангыч сыйныф балалары белән шыгрым тулы иде. 

news_top_970_100
Журналист Айдар Әхмәдиев: Мәдәни китч яки татарның тагын бер буынын ничек югалтырга
Үземне вакыт машинасына утырып, мәктәп чагыма кире кайткан сыман сиздем. Юк, бу гимназия белән яхшы таныш булганыма күрә түгел (биредә икетуган апаларым укыды), ә 15 ел эчендә балаларга татар мирасын һәм мәдәниятын тәкъдим итүдә бернәрсә дә үзгәрмәгәненә күрә: шул ук күңелсез, бәлки “галочка” өчен ясалган сәхнә номерлары, татарныкы булмаган татар “халык” биюләре, зәвыксыз ялтыравыклы костюмнар, шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына бәйле булмаган “попса” җырлар һ.б. 

Чара “стандарт” рәвештә Тукайның “И туган тел” шигыре белән башланып китте. Кереш өлештән соң, “Балалар, Тукай кайсы авылда туган?” дигән сораудан соң, Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре Исхак Усманов хореографиясендә балалар “татар” халык биюен башкарды.

Менә сәхнәгә бер-бер артлы калфак-түбәтәй кигән урта сыйныф укучылары төзелеп чыкты. Алар (бик тырышып, олыларча) залда утырган сабыйларга унбиш минут дәвамында Тукай белән Зәйтүнә арасындагы хисләр турында сөйләргә тотынды: шагыйрьнең лирик юллары, Зәйтүнә хәтирәләреннән өзекләр яңгырый башлады. Балалар берни аңламыйча тик утыралар. Татар балалары тыйнак та үзләре – берни аңламасалар да, шыпырт кына утыралар. 


Рус “халык” биюе башкарылганнан соң, кыска гына викторина уздырылды (бүләкләрсез – балаларга алкышлар да җитәрлек дип уйлагандыр оештыручылар): шагыйрьнең әсәрләреннән өзекләр укылды, балалар шуларның танып, сәхнәгә чыгарга тиеш иделәр.

Шуның белән бөек шагыйребезгә бәйле программа тәмам булды. Китте “развлекуха”. Казан филармониясе артистларына каршы әйтерлек бернәрсәм юк. Алар сәләтле, тавышлы, чибәр, үз эшләрен белеп эшләүче кешеләр. Ләкин аларның чыгышлары чараның эчтәлеген арттырмады. Хәтта киметте дип әйтимме. Күземне йомган һәм тыңлап кына торган булсам, үземне нәкъ менә туй мәҗлесенә эләккән сыман хис итәр идем. Мәхәббәт, бәхет-шатлык турында “попса” җырлар. Артистлар балалардан кул чаптыралар, тегеләр елмаялар, урыннарында бииләр. Биерсең монда – ярты сәгать сине күңелсез шигырь уку белән интектергәч. 

Без укыганда да нәкъ шул ук иде диярлек. Бәлки шуңа күрә минем буын кешеләре, татар мәктәп-гимназияләрендә укып та, 30 яшьләренә җиткәндә татар телен оныттылар, хәтта аларның балалары да юньләп ана телендә сөйләшмиләр.

Глобальләшү дөньясында туган, интернет заманында, виртуаль уеннар уйнап, Марвел комиксларын карап үскән мәктәп укучыларын шундый примитив чаралар белән кызыксындырып буламы? “Мин татарча сөйләшәм” акциясе вакытында очраклы бер укучылар янына килеп “Тукай яшьләргә якынмы? Сезгә ул кызыкмы?” дигән сорау бирдем. Җавабы “юк” иде. “Ни өчен?” дип сорагач. “Ул бит инде карт, үткән гасырларныкы, безгә яңа нәрсә кирәк”, дип җавап бирде яшьләр. 


Проблема бу әдәби-музыкаль чарада түгел, бу – систем мәсьәлә. Әгәр дә без бүгенге заман таләпләрендә балаларга кызыклы контент тәкъдим итә алмыйбыз икән, без бу буынны да югалтачакбыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100