Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Алсу Исмәгыйлева: «Җиңел генә акылдан язу – коронавирусның бер билгесе»

Коронавирусны җиңгән Алсу Исмәгыйлева әлеге чирнең куркыныч билгеләре хакында Инстаграм битендә хәбәр итте.

news_top_970_100
Журналист Алсу Исмәгыйлева: «Җиңел генә акылдан язу – коронавирусның бер билгесе»
Алсу Исмәгыйлеваның Инстаграм битеннән

«Ковид эләктергәннәрнең күбесе эч пошудан зарлана. Миндә дә булды.

Әйтеп аңлатып бирмәслек, акылдан яздырырлык эч пошуга дучар булдым. Гомеремнең иң авыр минутларында да мондый депрессия булмады миндә. Ә менә авырганда эч пошуга бирештем.

«Эчең пошарга бер сәбәп тә юк, авыру уза, ирең син дип өзелеп тора, балаларыңның хәле Аллага шөкер, әти-әниең исән-сау, хезмәттәшләрең өйдән генә эшләгәнеңә риза, дусларың ярдәм итеп тора, ни җитми сиңа, оятсыз!» — дип үземне битәрләп тә карыйм. Юк, һаман әллә нинди сәбәпләр аркасында эч поша. Бернәрсәгә күңел үсми.

Шулай биш көнләп интектем. Ковид белән авыручы дусларым, танышларым белән сөйләшеп торам, сөйләшүләр гел үлем, чир, сулый алмау, һава җитмәү тирәсендә бөтерелә. Аларда да миндәге хәләт.

Бер көнне ятам шулай бөгәрләнеп, видео элемтә аша Чулпан Шакирова шалтырата. Ничек видеозвонок ясарга булган ул, гомердә алай итми иде. Аны күргәч, елыйсым килде. Депрессиям турында сөйләдем. Шуннан үзе белепме, белмичәме, әйбәт киңәш бирде — новопассит эч ди, эч пошу ул ковид симптомы ди.

Өйдә новопассит юк иде, персен дигән дару табып эчеп куйдым. Ике көн эчкәннән соң дөньяларым яктырып китте, кушылган эшне дә җиңел итеп эшли башладым, әллә кайчаннан җыелып яткан эшләрне дә эшләп аттым.

Иптәшләр, акылдан язу бик җиңел икән ул. Әгәр авырып китсәгез, дөньядан ваз кичәргә ашыкмагыз әле сез, ковидның бер билгесе ул. Хәзер табиблар да шул турыда кисәтә», — дип язган ул.

Инстачылар арасында да коронавирус белән чирләп, күңел төшенкелегенә бирелүчеләр шактый булган.

«Бу чыннан да бер билгесе икән! Мин инде васыять язардай булган идем. Бер атна эчендә бит бу. Эч поша, депрессия башлана икән. Ялгызлык менә шундый вакытта бик авыр ул. Әтигә шалтыратам да елыйм, дусларга шалтыратам да елыйм. Төрле витаминнар эчеп тору ярдәм иткәндер. Профилактика кирәк барыбер, чирләп киткәч кенә даруханәгә чабасы түгел икән», — дип язган күптән түгел үзе дә авырган җырчы Нурзадә.

«Миндә дә шундый хәлләр булды. Хәзер ковид узгач була торган синдром — йокысызлыктан интегәм», «Минем дә эч пошты, нишләргә белми интектем, авыр халәт», «Үлеш, бик әшәке чир икән бу», «Бу ковид барысын да күрсәтте инде. Күңел тынычлыгы дигән нәрсәнең зур байлык булуын да», «Минеке озаграк та барган икән. Әле дә рәткә килеп бетә амыйм. Чүп кенә нәрсәгә дә елап җибәрәм», «Авыруны җиңел кичердем, әмма эч пошудан үлә яздым», — дигән комментарийлар да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100