Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Жираф йөзә беләме?

Жираф йөзсен өчен су тирәнлеге кимендә 3 метр булырга тиеш. Шуннан сайрак урынны ул атлап кына узачак.

news_top_970_100
Жираф йөзә беләме?
https://pixabay.com

Җирдә яши торган имезүче хайваннарның күбесе йөзә белә. Хәтта зур филләр дә йөзә, ә менә йөзә торган жираф күргән кеше бармы икән? Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Канададан доктор Дональд Хендерсон һәм Бөекбританиядән доктор Даррен Нэйш бу мәсьәләгә ачыклык кертергә булган. Алар гәүдәсе шундый сәер төзелешле булган жираф йөзә аламы-юкмы икәнен өйрәнгән.

Галимнәр жирафның цифрлы моделен ясаган һәм аның суда үз-үзен тотышын модельләштергән. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, суга кергәч, озынрак алгы аяклар жирафның авырлык үзәген күчерә һәм гәүдәнең бөтен алгы өлешен аска тарта. Бу вакытта муен исә горизонталь буйлап сузыла, башны су өстендә бик уңайсыз халәттә тотып торырга туры килә. Ягъни теориядә жираф аякларын болгап суда йөзеп бара ала, ләкин бу кыска вакытка гына бара, чөнки жирафның гәүдәсе бик уңайсыз халәттә була.

Өстәвенә, жираф йөзсен өчен су тирәнлеге кимендә 3 метр булырга тиеш. Шуннан сайрак урынны ул атлап кына узачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100