Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Жимеш бәлеше (рецепт)

Рецептны Гөлүсә Рәхмәтуллина тәкъдим итә.

news_top_970_100
Жимеш бәлеше (рецепт)

Камыр өчен: 150 грамм җылы сөткә 150 грамм эретелгән ак май (җылы), бер аш кашыгы майонез, ярты чәй калагы тоз, чеметеп кенә чәй содасы, он салып камыр басасы, 20 минут чамасы камырны табак белән каплап картайтырга.

Эчлек өчен  тозлы суда бүрттереп (пешәр-пешмәс ) алынган 2 стакан дөге ярмасы, җимешләр (күрәгә, кара җимеш, йөзем җимеше), 6-7 аш кашыгы корт (кызыл эремчек), 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз (тәменә карап), эретелгән ак май кирәк. 

Камыр ял иткән арада эчлек әзерлибез. Дөгене тозлы суда бүрттереп алабыз, сөзәбез, салкын су белән юдырып алабыз. Суын саркытабыз. Дөгегә алдан әзерләп куелган җимешләрне салып, бераз гына корт кушып җибәрәбез, теләгән кеше кабак та сала ала, шикәр комы, тоз, ак май салып яхшылап сак кына болгатабыз. Камырыбызны җәеп, эчлекне салып, өстен каплап, бәлешебезне ясап кызган мичкә пешерергә куябыз.

40- 45 минут, алсу төскә кергәнче пешерәбез, алып, майлап аз гына каплап торырга.

"Пешеп чыккач кайнар килеш табынга бирәбез. Чәйләрегез тәмле булсын!" – дип тәкъдим итә җимешле бәлеш рецептын Гөлүсә Рәхмәтуллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100