Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Жигули» белән идарә итүче унике яшьлек малай әнисен таптаган

43 һәм 42 яшьлек ике хатын баланы машина руленә утыртып йөрмәкче була.

news_top_970_100
«Жигули» белән идарә итүче унике яшьлек малай әнисен таптаган
36.мвд.рф

Воронеж өлкәсендәге Воронцовка авылында унике яшьлек малай «Жигули» машинасы белән идарә итәргә җыена. Шул вакытта ул 42 яшьлек әнисен бәрдерә. Хәзер бу хатынның хәле бик авыр дип бәяләнә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Имгәнгән хатын инде бер атна чамасы Павлов район хастаханәсендә анестезиология-реанимация бүлегендә ята. Аның хәле турында «Вести-Воронеж» басмасы хәбәрчесе белешкән. Хатын әле тагын күпме дәваланасы билгеле түгел.

Юл һәлакәте 18 августта була. Полиция ачыклаганча, «шестерка» белән 12 яшьлек малай идарә итә. Машина малайның анысының дус хатыныныкы була. Хатыннар балага машина белән идарә итәргә үзләре рөхсәт биргән. 

Малай рульдә, «ВАЗ-21061» хуҗасы — 43 яшьлек хатын алдагы пассажир утыргычында, әнисе исә арткы утыргычта була. Малай машинада йөреп китә һәм идарәсен югалта. Ул юл кырыена төшә, аннары йорт коймасына бәрелә. Шуннан соң малайның анасы машинадан чыкмакчы була, ләкин егыла. Шул вакытта малай машинаны артка таба хәрәкәт иттерә башлый һәм анасын таптый.

Авариядән соң машинаның хуҗасы гаепне үз өстенә ала. Малайның анасы исә имгәнеп хастаханәгә эләккәч, базга егылып төштем, дип алдый. Ләкин табиблар аның сүзләренә ышанмый, алар полициягә хәбәр итә. Шуннан соң аларны фаш итәләр.

«Жигули» хуҗасына карата административ протокол төзелгән. Машина белән идарә итүне йөртү хокукы булмаган кешегә тапшырган өчен ул 30 мең сум штраф түләргә тиеш.

Әнисен таптаган малайга һәм хатынның үзенә карата чаралар күрелмәгән әле. Полиция тикшерү эшләрен дәвам итә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100