news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Желатин куллану серләре

Ризык әзерләгәндә, кайвакыт желатин да кулланырга туры килә. Желатинга су кушуның ние бар? Бер караганда, аннан да ансат нәрсә юк. Аны салкын суга салып эретәсең дә, кирәк күләмдә тагын су өстәп, җылытырга куясың. Әмма шул ук вакытта аның күпләребез белеп бетермәгән серләре дә бар.

news_top
Желатин куллану серләре
1. Пропорцияләрен сакларга кирәк. 20 грамм желатинга бер литр су салсаң, дерелдәп тора торган желе килеп чыга. 40-60 грамм желатинга 1 литр су салсаң, пычак белән кисә торган желе барлыкка килә.

2. Желатинны кайнатырга кирәкми. Югыйсә ул куермый.

3. Желатинны суыткычның катыру камерасына куймагыз, кристаллашырга мөмкин.

4. Желатинның саклану вакытына игътибар итегез, вакыты чыкканы бөтен ризыгыгызны бозарга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар