Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Жанна Фриске белән яшерен очрашып йөрдем дип раслаучы егет Малахов тапшыруына килде - видео

Бу егет шоу-бизнестан туеп, Жаннага гадәти тормыш белән яшәргә тәкъдим иткәч, алар аерылышкан.

news_top_970_100
Жанна Фриске белән яшерен очрашып йөрдем дип раслаучы егет Малахов тапшыруына килде - видео
"Андрей Малахов. Прямой эфир" тапшыруында мәрхүмә Жанна Фриске белән яшерен роман кордым дип сөйләүче егет катнашкан. Саратов өлкәсеннән килгән биюче егет Петр Никитин Андрей Малаховка Жанна Фриске белән мөнәсәбәтләре турында әйткән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.


  • Жанна Фриске вафатына быел өч ел тулды. Аның ире Дмитрий Шепелев белән нәни улы Платон калды.

Никитин сүзләре буенча, алар "Где-то лето" клибын төшергәндә танышкан. Аннары Яңа ел төнендә бергә чыгыш ясаганнар. Концерт беткәч, алар бергә барга киткән. Шулай итеп аларның яшерен романы башланган. Билгеле бер вакытта Никитин шоу-бизнестан туеп, Жаннага гадәти тормыш белән яшәргә тәкъдим иткәч, алар аерылышкан.

Егет нормаль гаилә корып яшәргә тәкъдим  иткән. ә Жанна риза булмаган. Шуңа күрә Никитин китеп барган. Егет Андрей Малаховка үзе шулай дип сөйләгән.

Тапшыруда Петр Никитинга ялган детекторына утырырга тәкъдим иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100