Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Үзгәрәсең килмәсә – каршыңда елга”: Әнисе ачулангач, йөкле кыз суда батып үлгән

“Үзгәрәсең килмәсә – каршыңда елга”: Әнисе ачулангач, йөкле кыз суда батып үлгән

news_top_970_100
“Үзгәрәсең килмәсә – каршыңда елга”: Әнисе ачулангач, йөкле кыз суда батып үлгән
Мәскәү өлкәсенең Коломенский районында фаҗига була. Кыргызстанда туган яшь хатын Мәскәү елгасында суда батып үлә. Ул әнисе һәм абыйсы кушуы буенча үз-үзенә кул салган. Туганнары кызны йөкле булуы өчен бик нык ачуланган. Коточкыч җинаятьне хокук саклаучылар ачкан. Бу турыда "МК" сайты хәбәр итте. 

46 яшьлек Ариета (исемнәр үзгәртеп бирелә) 2012 елда Кыргызстаннан Мәскәүгә күченеп килә. Ул бай ир-ат өенә эшкә урнаша, бу кешенең карт анасын тәрбияләп тора. Бераздан Ариета янына 24 яшьлек улы Алмазбек күченеп килә. Ул әнисе эшли торган ир-атка машина йөртүче булып урнаша, хуҗаның анасын тәрбияләү дә егеткә күчә. Ариета үзе исә санитарка булып башка эшкә урнаша. Шулай итеп әнисе белән улы яхшы гына акча эшли башлый.

Тик туган илдән күңелсез хәбәрләр килеп тора. Ариетаның өйдә калган 17 яшьлек кызы Баглан кулдан ычкына, мөселманча тормыш белән яшәми, кыска итәк кия, төнге клубларга йөри. Баглан өйләнгән ир-атлар белән очраша башлый. Шуннан соң бу кызны да Мәскәүгә алып киләләр.

Баглан биредә тагын да начаррак хәлләр китереп чыгара. Ул бай егет таба, бу кеше аңа фатир арендалый. Өстәвенә, Баглан Мәскәүгә килгәндә ук йөкле була, тик туганнары бу хакта башта белмәдек, диләр.

Йөклелекне белгәч, анасы белән абыйсы кызны бик каты ачулана. Алар кызны машинага утыртып, Коломенский районына алып киләләр һәм Мәскәү елгасы янында туктап, сөйләшәләр. Анасы кызына фахишә кебек киенмәскә куша. "Аллаһ бирде, мин сине Аллаһка үзем тапшырам", дип әйтә.

Шушы сүзләрдән соң, Ариета улыннан трос сорап ала. Ул кызының аякларын бәйләп куя һәм болай ди: "Әгәр яңача яшисең килсә, бауны чиш тә, минем артымнан кил, үзгәрәсең килмәсә - бар, каршыңда елга". Баглан исә карарны үзенчә кабул итә - ул суга таба төшеп китә. Анасы белән абыйсы исә бу урыннан китеп бара.

Кызны бер танышы да эзләми, аның мәетен берничә айдан соң гына чит кешеләр су буеннан табып ала. Шушы көннәрдә Алмазбекның хуҗасының анасы да үлә. Мәрхүмәне искә алганда, хуҗа ир-ат елга буенда кыз мәете табылуын әйтә. Хуҗа кеше Баглан югалуын белгән була, шуңа күрә елгадан табылган мәет аныкы түгелме икән дип фаразлый. Алмазбек һәм Ариета үзләреннән шикләнмәсеннәр өчен, моргка баралар һәм мәетнең Багланныкы булуын раслыйлар. Баглан белән берничә ай элек элемтә өзелде, дип әйтәләр. Ләкин полиция хезмәткәрләре бу хатын белән егеттән шикләнә. Сорау ала торгач, алар вакыйганың ничек булганын сөйләп бирәләр.

"Үз-үзенә кул салу хәленә җиткерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Суд карары белән, мәрхүмәнең әнисен һәм абыйсын һәрберсен 7 ел 10 айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100