Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кычкырма, жену можно отодвинуть» – Ришат Төхвәтуллинга сәер фанаты шалтыраткан

news_top_970_100
«Кычкырма, жену можно отодвинуть» – Ришат Төхвәтуллинга сәер фанаты шалтыраткан
социаль челтәрләр

Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллинны сәер фанаты янә эзләп тапкан. Алия Карачуринага өйләнгәннән соң, ул Ришат Төхвәтуллинны берара тынычлыкта калдырган иде. Ләкин «рәхәт тормыш» озакка бармаган. Нәкыя апа янә элемтәдә.

Уфада үзенең сәер фанаты булуы турында Ришат социаль челтәрләрдә әле 2022 елда ук сөйләгән иде. Ул апа үзен бөтен кешеләргә Ришатның кәләше дип сөйләп йөрде, өенә кадәр килеп, аның чыкканын сагалап торды. Ят номерлардан телефонына шалтыратып аптыратты.

Ришат гаиләле булгач, бу ханым аны эзәрлекләүдән туктап торган иде. Ләкин ул кичә Ришатка янә шалтыраткан. Аның белән телефоннан Ришат урынына төркемендәге башка кеше сөйләшә. Нәкыя апа Ришатның репетициягә килгәнен көтүен әйтә. «Сәгать биштә стоматологка барырга тиеш идем. Бишкә тиклем килсен», – ди.

«Нәкыя апа, Ришат өйләнде бит инде. Хәзер ялгыз хатыннарга йөрми бит», – дигәнгә дә планы әзер үзенең. «Кычкырма, кычкырма, жену можно отодвинуть», – ди ул шыпырт кына.

Ришат әлеге фанаткасына 45 яшьләр тирәсе булуын да сөйләгән иде.

«Чыкканымны ишек төбендә көтеп тора» — Ришат Төхвәтуллинны фанаты эзәрлекли

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 15 апрель 2025
    Исемсез
    Ычкынган наверно, ул хатын, Анламыйм мин ул бэндэне
  • 15 апрель 2025
    Исемсез
    Элек кыз урлау булса, хәзер егет урлау булмагае.
  • 14 апрель 2025
    Исемсез
    Әллә юләрләнгәнме ул хатын,тәртипсез.Хатыны,баласы бар бит аның хәзер.Синең кебек беспутныйлар аркасында семьяны бозаргамы?Отодвинуть дип тора ещё .
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100