Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үземне дә, кешене дә кызганмадым». Фәнис Җиһаншаны үкси-үкси еларлык хәлгә җиткергәннәр

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша Инстаграмында шатлыктан үкси-үкси елаганы турында яза.

news_top_970_100
«Үземне дә, кешене дә кызганмадым». Фәнис Җиһаншаны үкси-үкси еларлык хәлгә җиткергәннәр

"Мин җыладым бүген. Үкси, үкси җыладым. Юк, тормыш авырлыгыннан түгел. Менә 3нче ел инде "Аллага шөкер"не бер мизгелгә дә телемнән төшермим. Фаҗига да сәбәпче булмады. Аллага шөкер. Кайгы-хәсрәттән дә түгел, алары узган, сынау дип кабул итеп өйрәнгәнемә инде биш былтыр. Югалтудан да түгел. Алары да хәере белән. Үземне дә, кешене дә кызганмадым. Чөнки без бер адәмнең дә эчендә ни яшеренгәнен белә алмыйбыз. Шатлыктан. Кибеттән сөт алам, әлбәттә, татарча сөйләшәм. Кассир да үз телемдә җавап бирә. Бары алда торган урта яшьләрдәге ир генә, бик сәер итеп, "күзләрен акайтып" дип әйтәләр бугай, минем якка борылып карап тора.

Урамга чыктым да, әкрен генә кайтыр юлда калдырган машинама борылдым. Шулчак аркама кемдер очлы әйбер белән төртә: "Җиһанша, Җиһанша!" - ди. Борылам. Кулына ак озын таяк тоткан теге ир. "Сез бит бу, Фәнис Җиһанша?" "Әйе, абый, ни булды?" "Булды инде, алар артта калды. Хәзер бар да әйбәт, Аллага шөкер! Син безнең якта яшисеңмени? Мин бит гел монда йөрим, ник элегрәк күрмәдем икән? Ачуланма туктатканыма, берни кирәкми. Бары рәхмәт кенә әйтәсем килә" - дип тезеп китте тиз-тиз генә. Ә күзләре шундый сәер карый. Дулкынланудан ак таягын гел болгый. "Исән булыгыз", - дим. "Син дә исән генә була күр. Мин бит начар күрәм. Аның каравы гел сине тыңлыйм. Ерактан кайттым, аерылып кайтырга мәҗбүр булдым. Туган телемне белми идем. Радиолардан син укыган әкиятләрне гел көтеп тыңлый башладым. Татарчамны кабат ныгыттым. Хәзер син укыган шигырьләрне тыңлап, авырый башласам, савыгам. Бу бит, кешегә әйтсәң, кеше ышанмаслык хәл. Дару эчми тазарам. Син мине терелттең! Фәнис, рәхмәт сиңа. Менә чәй, ал әле дога кыл. Күзләрем әйбәт күрми, аның өчен түгел, сине караучы тамашачы авырмасын. Сине озаграк карасын!"
Мин инде, ул хәтле карарлык рольләрем дә юк, шигырьләрне дә күптән яздырган идем, дип акланасым да килгән инде. Ул шундук: "Зарланма, син бик бәхетле. Безнең кебекләрне бәхетле итүче зат. Синең булуың әти-әниең, туганнарыңа сөенеч. Мин бит беләм. Мин бит күрәм. Синең артыңда зур бәхет тора". Ул ашыга ашыга, бүлдермәсен дип сөйли, минем күздән әкрен генә яшь ага. "Җылама!"- дип кычкыра. "Ал, чәйне! Ал!"
Рәхмәт әйтеп алдым да, машинага кереп рәхәтләндем. Туйганчы, үкси-үкси җыладым", - дигән Фәнис Җиһанша.

Мин җыладым бүген. Үкси, үкси җыладым. Юк, тормыш авырлыгыннан түгел. Менә 3нче ел инде "Аллага шөкер"не бер мизгелгә дә телемнән төшермим.Фаҗига да сәбәпче булмады. Аллага шөкер.Кайгы-хәсрәттән дә түгел, Алары узгын, сынау дип кабул итеп өйрәнгәнемә инде биш былтыр. Югалтудан да түгел. Алары да хәере белән. Үземне дә, кешене дә кызганмадым. Чөнки без, бер адәмнең дә эчендә ни яшеренгәнен белә алмыйбыз. Шатлыктан.Кибеттән сөт алам, әлбәттә татарча сөйләшәм. Кассир да үз телемдә җавап бирә. Бары алда торган урта яшьләрдәге ир генә, бик сәер итеп, "күзләрен акайтып" дип әйтәләр бугай, минем якка борылып карап тора. Урамга чыктым да, әкрен генә кайтыр юлда калдырган машинама борылдым. Шул чак аркама кемдер очлы әйбер белән төртә: "Җиһанша, Җиһанша!" ди. Борылам. Кулына ак озын таяк тоткан теге ир. "Сез бит бу, Фәнис Җиһанша?" "Әйе, абый, ни булды?" "Булды инде, алар артта калды. Хәзер бар да әйбәт, Аллага шөкер! Син безнең якта яшисеңмени? Мин бит гел монда йөрим, ник элегрәк күрмәдем икән? Ачуланма туктатканыма, берни кирәкми. Бары рәхмәт кенә әйтәсем килә" - дип тезеп китте тиз-тиз генә. Ә күзләре шундый сәер карый. Дулкынланудан ак таягын гел болгый. "Исән булыгыз"- дим. "Син дә исән генә була күр. Мин бит начар күрәм. Аның каравы гел сине тыңлыйм. Ерактан кайттым, аерылып кайтырга мәҗбүр булдым. Туган телемне белми идем. Радиолардан син укыган әкиятләрне гел көтеп тыңлый башладым. Татарчамны кабат ныгыттым. Хәзер син укыган шигырьләрне тыңлап,авырый башласам савыгам. Бу бит, кешегә әйтсәң кеше ышанмаслык хәл. Дару эчми тазарам. Син мине терелттең! Фәнис, рәхмәт сиңа. Менә чәй, ал әле дога кыл. Күзләрем әйбәт күрми, аның өчен түгел, сине караучы тамашачы авырмасын. Сине озаграк карасын!" Мин инде, ул хәтле карарлык ролләрем дә юк, шигыпьләрне дә күптән яздырган идем, дип акланасым да килгән инде. Ул шундук: "Зарланма, син бик бәхетле. Безнең кебекләрне бәхетле итүче зат. Синең булуың әти-әниең, туганнарыңа сөенеч. Мин бит беләм. Мин бит күрәм. Синең артыңда зур бәхет тора" Ул ашыга ашыга, бүлдермәсен дип сөйли, минем күздән әкрен генә яшь ага. "Җылама!" дип кычкыра."Ал, чәйне!Ал!" Рәхмәт әйтеп алдым да, машинага кереп рәхәтләндем. Туйганчы, үкси-үкси җыладым.

Публикация от Фанис Зиганшин (ФӘНИС ҖИҺАНША) (@fanis_ziganshin)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100