Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Үземне дә батыра язды": Суга бата башлаган кияү белән кәләшне янгын сүндерүче коткарган

"Үземне дә батыра язды": Суга бата башлаган кияү белән кәләшне янгын сүндерүче коткарган

news_top_970_100
"Үземне дә батыра язды": Суга бата башлаган кияү белән кәләшне янгын сүндерүче коткарган

Хакасия республикасында бер парның туй көне фаҗига белән тәмамланган. Туйны бәйрәм иткәндә яшьләр су коенып чыгарга була һәм елгага керү белән икесе дә бата башлый. Аларның бәхетенә шушы тирәдән Эчке хезмәт прапорщигы, Абакан шәһәренең янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәре Андрей Пахомов үтеп бара торган була. Ул булмаса, кияү белән кәләш туй көнендә батып үләрләр иде. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Хакасия буенча идарәсе яза.

Ахырдан билгеле булганча, яшьләр 7 июль көнне туйның икенче көнен билгеләп үтәргә була. Алар Абакан елгасы ярында бәйрәм итәргә киләләр. Туй булгач, хәмерсез дә булмый. Җитмәсә, көн дә кызу була. Кәләшнең йөзә белмәвенә дә карамастан, “кызган” яшьләр су коенып алырга була.

Су коенучылар Абакан елгасының бу җирдә агымы көчле булуын белмәгәнме, онытып җибәргәнме, билгесез. Ләкин суга кергән кияү белән кәләш тиз арада бата башлый. Моны күреп, ярда калган туганнар ярдәмгә чакырып, кычкыра башлыйлар. Яшьләрнең берсенең әтисе аларны коткарырга дип суга ташлана.

Яшьләрнең бәхетенә шушы тирәдә коткаручы Андрей Пахомов була. Үзенең ял көнендә ул да туганнары белән елга янына килә. Ярдәм сорап кычкырганны ишетеп, ул шунда ук суга сикерә. Андрей белән бергә аның туганы һәм ярдан үтеп баручы да ярдәмгә ашыга.

“Алдан мин батып баручы кыз янына йөзеп килдем. Ул бик ярсыган иде, бөтен нәрсәгә ябыша, әйткәнне дә ишетми. Без аны тынычландырырга тырыштык, ярдәм итәбез, курыкма, дип карадык. Минем белән йөзеп килгән егетнең хәле калмады, ул кызга булыша алмыйча кире ярга йөзеп китте. Мин исә бата торган кызга ярдәм итәргә тырыштым, ләкин ул минем үземне батыра язды. Кыз тәмам арып, хәлсезләнгәч кенә аны ярга алып чыгып булды”, дип сөйләгән соңыннан Андрей.

Кәләшне судан чыгарган арада кияү егете ярга таба үзе йөзеп маташкан. Ләкин ярга берничә генә метр калгач, аның да хәле беткән. “Йөзәрлек көчем калмады, ярдәм итегез”, дип ялварган ул. Кызны ярга чыгарган Андрей, аруына да карамастан, егетне коткарырга дип янә суга сикергән. Ярый әле ярдан аларга озын таяк сузалар. Ике кешене коткарган арада, өченчесе – ярдәмгә дип суга ташланган әти кеше батып үлә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100