«Үземнән 15 яшькә олырак туганым мине җиде ел яратып йөрде»
Рәйхананың егете була торып та Ризат араларны суытырга теләмәде. Авылда туганнарына килеп йөрүен, концертларга чакыруын дәвам итте, әмма Рәйхана нык торды — башка бармады.
Рәйхана 10 сыйныфны тәмамлаганда ерак туганы Ризат белән ничектер якынаеп китте. Хәзер дүрт бала әнисе ничек аралаша башлаганнарын да хәтерләми. Элек исәнләшеп кенә йөргән егет туганнарына кунакка килә башлады. Аннары һәр бәйрәмгә Рәйханага бүләк алып бирде. Уку буенча кирәкле китапларын да, компьютер заманы булмаган вакытта шәһәрдән рефератларын да «бизәкле» итеп язып алып кайтты.
Ризатны Рәйхананың әти-әнисе дә туган дип якын итә, ул өйгә кичке утырмага да килә башлады. Яшьләрнең уртак кызыксынулары да бар иде, алар икесе дә фотога төшерергә ярата. Кич алар Ризатның фотоаппаратына төшерелгән табигать күренешләрен, төрле сәяхәтләрдән мизгелләрне карый. Ризат инде күптән шәһәрдә яши, сәяхәт итә, эшли, авылга ялларда гына кайта.
Рәйхана белән Ризат төнге икегә кадәр юкны бар итеп сөйләшеп утыра, аннары бергәләп чәй эчә. Әмма кыз аны бары тик туган тиешле абыйсы дип кенә кабул итте һәм Ризатны да үзен сеңлесе итеп якын итә дип уйлады.
Ризат мәктәпкә Рәйхананың чыгарылыш кичәсенә дә килде, бик күп фотолар ясады. Ул вакытта пленкага төшкән фотоларны шәһәрдә генә ясатып була. Ул Рәйхананың гына түгел, ә аның дус кызларының да йомышларын үти иде.
Кыз шәһәргә укырга керде, тулай торакта яши башлады. Ризат анда да күчтәнәчен алып, кич утырмага килә. Еш кына бүлмәдәге кызлар белән бергә утырып чәй эчәләр, аннары сөйләшергә сүз бетеп, дәшмичә утыралар. Ризат оялчанрак, гадәттә, кызлар сорау биреп, аны сөйләштереп утыра. Егет шулай 5 ел дәвамында тулай торакка килеп йөрде. Аңа Рәйхана һәм аның дус кызлары «Ризат абый» дип дәшә иде. Ул Рәйхананы концертларга йөртте һәм гел бер кызыл гөлчәчәк тотып килә иде. Кыз шунда да егетнең хисләре бар дип уйлап та карамады, Ризат та бу хакта ләм-мим. Беренче вакытта әле Рәйхана бу чәчәк җырчыгадыр дип, аны сәхнәгә дә менгереп бирде, кайбер концертлардан кулына тотып алып кайта иде.
Бервакыт Рәйхананың туган көне алдыннан Ризат тулай торакка килде дә, «иртәгә иртән киләм, сиңа бүләк алырга барабыз», диде. Рәйхана никадәр юк дисә дә, иртән Ризат килгән иде. Ул аны алтын бизәнү әйберләре кибетенә алып барды һәм йөзек сайларга кушты. «Мондый бүләкне кабул итә алмыйм Ризат абый синнән», - диюенә карамастан, Ризат үз дигәнендә нык торды, йөзекне барыбер сатып алды. Рәйхананың «рәхмәт» дип кабул итеп алудан чарасы калмады.
Шуннан Ризат үзгәрде, аның ягыннан артык игътибар тоя башлаган Рәйхана очрашулардан кача башлады. Аның өйгә килгәнен күрсә, өйдәгеләргә берәр апаларына китте дип әйтергә кушты. Ә Ризат «ничәдә кайта», «озакка киттеме» дип тик көтеп утыра. Рәйхана качкан урынында торып арып бетә. Берсендә ул үзен йоклый дип әйтергә кушты. Шулвакыт көтмәгәндә «Уятыйм әле, яңа фотолар алып килгән идем», - дип Рәйхананың бүлмәсенә керде. Аның бу гамәле Рәйхананың җен ачуын чыгарды. Ризатның бер башка тәбәнәк булуы һәм үзеннән 15 яшькә өлкән булуы бер хәл, кыз аны бары тик туган тиешле абый гына итеп кабул итте.
5 курста укыганда Рәйхана Камил белән танышты һәм алар очраша башлады. Камил шәһәр егете, күрше авылда әбисе яши, ул шунда кайтып йөри иде. Берсендә ул Рәйхананы кайтып алды да, әбисенә кунакка китеп бардылар. Ә аларны Ризат күреп калган. Шул вакытта егет Рәйхананың әбисе янына килгән дә «каян килеп чыккан ул егет», «кая киттеләр» дип бик кайгылы кыяфәттә сорашкан. «Кызым, ул Ризат абыең синең тирәдә тәк кенә йөрми бугай», — диде әбисе Рәйханага.
Бу сүзләрдән Рәйхананың саруы кайный иде, ачуы чыга. Шуңа мөмкин кадәр Ризат белән очрашудан качты. Ризат бирешергә теләмәде, кызны концертларга чакырды. Рәйхана барудан баш тартты, ә Ризат «ник бармыйсың» дип аптырата иде. Ул шулкадәр каты ялына, «ярар инде» дип Рәйхана кайвакыт ризалашырга мәҗбүр була. Кыз егете Камилгә «абый белән концертка барам, мине каршы алырсың әле», дип әйтә. Рәйхана белән Камил тукталышта очрашырга сөйләшә.
Ризат бу юлы да бер кызыл гөлчәчәк тотып килгән иде. Бу чәчәк белән Камил каршына чыксам аңламас инде, тукталышка барганда чүп чиләгенә ташлармын дип уйлап куя Рәйхана. Әмма кызның ай-ваена, егетем каршы ала диюгә карамастан, бәлки нинди егет икәнен күрү өчендер, Ризат аны тукталышка кадәр озата барды. Ризат белән Камил кул биреп исәнләште, танышты һәм Ризат китеп барды. 7 елга якын хисләре турында ләм-мим бер сүз әйтмәгән Ризатка бу вакытта бик авыр булгандыр.
«Роза чәчәген абый артистка бирергә алып бирде, кеше аркылы чыгып йөрисе килмәде», - дип котылды кыз. Егет Рәйхананың абыйсының бер башка тәбәнәк һәм шактый олы күренүен күреп көнләшергә җыенмаган да иде.
Рәйхананың егете була торып та Ризат араларны суытырга теләмәде. Авылда туганнарына килеп йөрүен, концертларга чакыруын дәвам итте, әмма Рәйхана нык торды — башка бармады. Берсендә Ризат бүлмәсендә ремонт ясый башлавын, ясап бетергәч тә кызны кунакка чакырачагын әйтте. Рәйхана елмаеп кына куйды, хәзер инде кыз аның хисләре булуын аңлады һәм беркая да барырга җыенмый иде. Кыз туганын үпкәләтергә дә яхшысынмый иде, шуңа кырт кисеп «килмә» дия алмады. Ә Рәйхананың әти-әнисе «эчми-тартмый, төпле егет» дип әйтеп, кызның ачуын тагын да «кабартты».
Бер елдан Рәйхана белән Камилнең аралары өзелде. Кыз бу турыда Ризат ишетмәсен дип тырышты. Белеп алса, басым ясый башлавыннан курыкты.
Кыз эшли башлагач авылга сирәк кайта башлады һәм шәһәрдә яшәгән урыны турында Ризатка әйтмәде. Авылдагы сирәк очрашуларда да кыз үзен коры тотты. Сирәк очрашулар ике елга сузылды әле. Алар шул хәл белешү, Ризатның чираттагы сәяхәтеннән фотолар караудан узмады. Рәйхана үзен бик коры тотты, ә Ризат хисләре турында гел ачылмады.
Рәйхана өлешенә тигән көмешен очратты да, тиз арада кияүгә дә чыгып куйды. Туйга Ризатны да чакырган иделәр, әмма ул килмәде. Ә авылга кайткач, туй белән котлап, кияү белән танышып китте.
Ризат әле дә өйләнмәгән, ул үзен эшкә багышлаган һәм буш вакытында дөнья буйлап сәяхәт итә. «Кызык, әле дә шулай күп фотолар ясыймы икән?» — дип уйлап куйды Рәйхана.
Рәйхана ире белән ике кыз һәм ике малай үстерә. Хәзер дә авылда очраклы очрашулар вакытында Ризат исәнләшеп, тиз-тиз атлап китеп бара. Һәр сәяхәтеннән соң, ул Рәйхананың әти-әнисенә сувенирлар калдырып, хәлләрен белеп китә.