news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Земфира «Остин» дип аталган яңа клибын чыгарды

Җырчы Homescapes һәм Gardenscapes уеннары героена мөрәҗәгать итә дип фаразлыйлар.

news_top
Земфира «Остин» дип аталган яңа клибын чыгарды
Регина Хәбибуллина

19 февральгә каршы төн уртасында Земфираның YouTube каналында «Остин» клибы чыкты. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Әлеге композиция җырчының яңа альбомына керер дип фаразлана. Аның соңгы альбомы сигез ел элек чыкты, ул «Жить в твоей голове» дип атала иде.

«Здравствуй, Остин. Привет, Остин. Давно не виделись», — дип башлана яңа трек.

Экспертлар җырчы Homescapes һәм Gardenscapes уеннары героена мөрәҗәгать итә дип фаразлый. Анда Остин — кулланучылар ярдәмендә бакча яки йорт ясый торган кеше.

Җырның көен һәм сүзләрен Земфира үзе язган, ул үзе программалаган һәм продюсер да булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар