Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зимфира Гыйльметдинова: «Туфан Миңнуллин мин сөйләгән тарихны хикәя итеп язды»

Бүген журналист Зимфира Гыйльметдинова вафат булды.

news_top_970_100
Зимфира Гыйльметдинова: «Туфан Миңнуллин мин сөйләгән тарихны хикәя итеп язды»

Зимфира Гыйльметдинова тумышы белән Теләче районыннан. 2002 елдан башлап унике ел дәвамында «Сәхнә» журналында эшләгән. Аннан соң Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат үзәге җитәкчесе булып хезмәт итте. Сентябрь аенда гына ул Казан мэриясенең милли бүлеген җитәкләгән иде.

«Сәхнә» журналында ул Туфан Миңнуллин белән бергә эшләгән. Туфан абый үлгәннән соң, аның турында хатирәләр белән уртаклашкан булган. Зимфира апа чәй эчеп утырганда сөйләгән тарихны Туфан абый хикәягә салган.

Мин үзебезнең авыл хикмәтләрен сөйләгәч, ул «Бику» дигән хикәя язды. Авылда Бикмулла исемле кеше булган, кыскартып үзен «Бику» дип йөргән. Ул яза белмәгән, сугышка киткәч, хатыны Зәйнәпкә хат язган. Кәгазьне тутырып күп тапкыр «Бику» дип язып чыккан, башка сүзне яза белмәгән. Хатыны арыш урган җиргә алып килгән ул хатны. Колхоз бригадиры булган әби укып биргән. Хатыны җылы сүз көткәндер, әби укыгач, «И, чукынчык», — дигән дә елап җибәргән. Ул сугышта исәнлеген белдергән.

Туфан абый аны хикәя итеп язды. Ул аны пьесага кадәр үстереп өлгермәде, кызганыч. Без аны атабыз итеп яраттык, бездә әтисез үскән кешеләр дә бар иде. Минем өчен дә ата иде ул, безне саклап тора иде. Анысы-монысы дип борчыла башласам, «Ул синең эшең түгел, синең эш — журнал чыгару», — дип әйтә иде, — дип искә алган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100