Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үземдә сынадым: күзгә лазерлы коррекция ясату куркынычмы?

Кеше 70 процентка хәтле мәгълүматны күз аша ала. Начар күрүчеләрне нинди ысуллар белән яхшы күрә торган итәләр? «Снег» басмасы журналисты Динә Насыйбуллина күзгә лазерлы коррекция ясату тәҗрибәсе белән уртаклаша.  

news_top_970_100
Үземдә сынадым: күзгә лазерлы коррекция ясату куркынычмы?

Бер ай элек күзләремә операция ясаттым. Шуннан бирле дөньяны аермачык күрә алуыма сөенәм. Әйләнә-тирәңне томан аша күрергә ияләнәсең, әмма бер тапкыр яхшы күреп карагач, дөнья башка төсмерләр белән ачыла.

  • Күрә карау (близорукость) яки миопия —кеше якыннан яхшы, ерактан начар күрә.

Мәктәптә укыганда ук начар күрә идем. Тактадан яхшырак күренсен өчен алдрак торган партага күчә-күчә әкренләп иң беренче партага кадәр барып җиттем. Ә унберенче сыйныфта беренче парта артында утырган килеш тә тактадагы язуны күрми башладым. Күп укуым яки рәсем ясау күзләремә тәэсир иткән булырга мөмкин. Начар күрү сәләте нәселдән дә күчә, әнием дә күзлек киеп йөри.

Беренче күзлегем университетның икенче курсында гына барлыкка килде. Күзлегемне дәрестә генә киям дә, уку бетүгә сумкага яшереп куя идем. Оялдым шул күзлектән.

Бервакыт төркемдәшем күзгә операция турында сөйләде. Ул үзе дә 10 ел күзлек киеп йөргән булган, аннары коррекция ясаткан. Шулай итеп мин беренче тапкыр лазерлы операция турында белдем.

  • Күзнең күрү сәләтен лазер ярдәмендә коррекцияләү (рефракцион хирургия) — лазер технологияләре ярдәмендә күрә карау, якыннан күрмәү, астигматизм, пресбиопия кебек рефракция аномалияләрен хиррургик ысул белән үзгәртү.

Белгеч фикере

Профессор Е. В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсенең табиб-офтальмологы, хирургы Лилия Ногманова лазерлы коррекция турындагы бик күп сорауларыма җавап бирде.

«Лазер коррекциясенең берничә төре бар: ФРК, LASIK, SMILE. Һәр методның үз өстенлекләре һәм җитешсезлекләре. Мәсәлән, бик каты рекламаланган SMILE технологиясенең үз проблемалары, әлегә аларны хәл итәргә өйрәнмәделәр. Һәр кешенең үзе өчен генә сайлап алынган алым белән операция ясаган вакытта гына максималь нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Стандарт алым да нәтиҗә бирә, әмма аермача ачыклык һәм контрастлылык кебек параметрларны биреп бетермәскә мөмкин.

LASIK алымы кулланганда күзнең мөгез катламында эзләр бөтенләй калмый, аларны хәтта микроскоп астында да табып булмый. Әлбәттә, хирургларның операция ясалганмы-юкмы икәнен тикшерүнең үз алымнары бар. Кайчагында, мәсәлән, армиягә китәргә теләгән егетләрне безгә хәрби комиссариаттан җибәрәләр. Алар элегрәк лазерлы коррекция ясатуларын яшерергә тели. Мондый вакытта күренми торган эзләрне эзләргә туры килә. Ә SMILE алымы белән операция ясалса, күздә хирург „эзе“ мәңгегә кала — бераз тоныклык була. Ә лазер җиренә җиткереп эшләмәгән булса, андый вакытта күздәге мондый җитешсезлекне төзәтергә бик авыр», — дип сөйли Лилия Ногманова.

Лазерлы коррекция түбәндәгечә тәртиптә уза:

·        Күзгә авыртуны баса торган тамчылар салалар.

·        Операция вакытында күзне ялгыш йоммас өчен күзнең кабакларын беркетәләр.

·        Пациентка утка карап ятарга һәм киеренке хәлдән чыгарга тәкъдим ителә. 

·        Лазер коррекциясе төренә карап, төрле эзлеклелектә күзнең мөгез катламы кисеп алына һәм өстә таба күтәрелә, лазер кирәкле урында тиешле калынлык ясый.

·        Күтәртелгән мөгез катламы урынына куела. Операция тәмам.

«Кайберәүләр күпне өмет итә»

Лилия Ногманова сүзләренә караганда, әгәр пациент лазер коррекциясенә дөрес әзерләнгән булса, ул операциядән соң күзәтелә торган уңайсызлыкларны җайлы кичерә.

«Технологияләр камилләште һәм без диагностика этабында ук нинди нәтиҗә алачагыбызны әйтә алабыз. Әгәр операция өзлегүләрләрсез узса, барлык методларда да нәтиҗәләр бик югары. Күпмедер процент дәрәҗәдә өзлегүләр була, тик еш кына пациент зуррак нәтиҗәгә өметләнгән була. Кайберәүләр башта ук идеаль дәрәҗәдә күрәчәкмен дип өметләнә, ә чынбарлыкта алай килеп чыкмаска мөмкин. Минем андый пациентлар күп булды.

Әйтик, баш миенең функциональ сәләте нибары 80 процент кына. Нинди генә коррекция ясасаң да, ул 150 процентка күрә алмый. Бу күзәнәкләрнең яктылыкны кабул итә торган максималь сәләте. Кемдер үз 150 процентына ирешми һәм операция уңышлы узмаган дип саный. Әгәр операциядән соң хәл катлауланса, без алар белән нәрсә эшләргә кирәклеген беләбез. Әмма әлегә бу SMILE операциясенә кагылмый», — дип сөйләде Лилия Ногманова.

Кеше таблицада унынчы рәттәге хәрефләрне күрсә, күз яхшы күрә санала. Мондый күзләрнең «острота зрения» — 1.  Әгәр күз беренче рәтне генә күрсә — 0,1; җиденче рәтне укый алса, бу күрсәткеч — 0,7.

Хәзер барлык операцияләр автоматлаштырылган, югары технологияле. Бер генә технологиядә дә табиб кул белән кисү эшләрен эшләми.

«Операция бик гади. Күпләр шуның өчен дә аны ясатырга тели. Коррекция ясатасың да, кайчандыр начар күрүең турында онытасың. Өстәвенә, озак вакытлар линзалар киеп йөргән кешеләрнең күз алмасы сизгергә әйләнә, коры күз синдромы барлыкка килә, контактлы коррекция килешми башлый. Линзалар тиешенчә кулланмаган вакытта, куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мәсәлән мөгез катламын күчереп утыртуга хәтле барып җитә ала. Бу куркыныч. Күзлекләрнең дә үз кимчелекләре бар. Пыяла, ул ватыла, сызырыла, тирли. Кайвакыт чигәләрне авырттыра, эзе кала», — дип сөйләде Лилия Ногманова.

Яшь чикләүләре

«Ничә яшьтә коррекция ясарга? 18 яшьтән. Ничә яшькә кадәр булуы барысы да индивидуаль. Тик 45 яшькә кадәр киңәш ителә. Аннан соңрак яшьтә күзнең астарак катламында үзгәрешләр башлана. Мәсәлән, хрусталикта. Картая бару белән кеше якыннан күрми башлый. Бу очракта лазерлы коррекция алымыннан тыш та башка ысуллар бар. Мәсәлән, хрусталикны алмаштыру операциясе. Аның ярдәмендә күзнең күрү сәләте бүтән начарланмый. Мондый операциянең бердәнбер җитешсезлеге — бәя».

  • Якыннан начар күрү яки гиперметропия — еракта урнашкан объектлар яхшырак, ә якындагы урнашкан объектлар начар күренә.

«Күзләрнең күрү сәләтен ничек итеп үзгәртеп булу мөмкинлеге пациент күзенең мөгез катламы калынлыгына бәйле. Мөгез катламының калынлыгы 7-8 диоптрийга кадәр булса, яхшы санала. Пациентка ярдәм итү вариантлары һәрвакыт бар. Югары дәрәҗәдәге күрә карауны төзәтү өчен факичлы линзалар да кулланыла. Лазер коррекциясе ясап булмаганда, күзлек һәм линзалар туры килмәсә, шундый вариант бар. Бу очракта кешенең үз хрусталигына өстәмә линза салына. Күз эченә куелган күзлекләр кебек килеп чыга. Яшь барган саен бу линза кире алына һәм алга таба да нәрсә эшләргә мөмкин булуы карала».

Гомумән алганда, лазерлы коррекциядән соң бернинди чикләүләр юк. Беренче айда гына да үзгәрүчән температуралы урыннар — мунча, сауна, бассейннарга барудан тыелып торырга кирәк.

  • Диоптрия (дптр) — кеше күзенең рефракциясен үлчәү берәмлеге. Ул күз алмасы озынаю нәтиҗәсендә барлыкка килә. Һәр озынайган миллиметр өстәмә 3 диоптрия бирә. Рефракция бозылганда күзләр начар күрә башлый. Күз максималь дәрәҗәдә күрсен өчен билгеләнгән диоптрияләр рефракция бозылуның дәрәҗәсен бәяләү булып та тора.

Имеш-мимешләр

  • Операция вакытында кискән мөгез катламының өлеше соңрак урыныннан кузгалырга мөмкин

Мөгез катламы киредән урынына ябыша һәм аны очраклы рәвештә урыннан куптарып булмый. Күзгә каты итеп суксалар да, бу өлеш белән бернәрсә булмый, аны урынына кире урнаштырыга мөмкин.

  • Бала алып кайтканчы коррекция ясатырга ярамый

Озак еллар дәвамында телдән телгә күчеп йөри торган ялган ышану. Лазерлы коррекциядән соң аның турында онытырга була һәм йөклелекне планлаштырырга мөмкин. Элегрәк, технологияләр башка булган заманнарда бу чыннан да дөрес булган. Ул вакытта күзнең мөгез катламында кисемнәр ясаганнар. Мондый ысул белән ясалган операциядән соң табигый юл белән бала табарга ярамаган, кесарев кисеме ясау киңәш ителгән. Ә хәзерге технологияләр инде бөтенләй башка.

  • Офтальмологлар үзләре күзлек яки линзалар киеп йөрүне кулайрак күрә

«Безнең хастаханәдәге барлык табиблар да диярлек операция ясатты. Минем танышларым да, якыннарым да лазерлы коррекция белән күрү сәләтен яхшыртты», — дип уртаклашты табиб Лилия Ногманова.

Ун минутлык эш

Операция алдыннан бик дулкынландым. Шәфкать туташы хәтта тынычландыра торган дару да тәкъдим итте. Күрү сәләтен лазер белән коррекцияләү — тиз операция. Ул ун минуттан озакка сузылмады. Куркыныч та булмады, авыртмады да. Ярты сәгатьтән соң өйгә кайтып киттем. Икенче көнне инде урамга чыктым, тик кояш яктысыннан саклану өчен махсус кара күзлекләр кияргә кирәк. Берничә көннән мин аларны да салдым.

Күпләр эшкә берничә көннән соң ук чыга, мин тернәкләнеп беткәнче өйдә калырга булдым. Беренче вакытта ялкынсулар килеп чыкмасын өчен тамчылар тамызып тордым. Шул ук вакытта тагын эшләнәсе эшләрем, хыялларымның исемлеге төзелде… 


Динә Насыйбуллина

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100