Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзем генә йокларга куркам» — Рифат Зарипов, хатыны юкта, кунакка кызлар чакырган

Җырчының хатыны белән улы Санкт-Петербург шәһәренә киткән.

news_top_970_100
«Үзем генә йокларга куркам» — Рифат Зарипов, хатыны юкта, кунакка кызлар чакырган
Рамил Гали

Рифат Зариповның хатыны белән улы Санкт-Петербургка киткән. Җырчы өйдә ялгызы гына калгач, кичке аш ашарга кафега килгән һәм инстадусларын кунакка чакырган. Бу турыда ул стоирисларында сөйли. «Ялгызыма гына бик күңелсез, килегез әле. Бергәләшеп ашап-эчеп, сөйләшеп утырыйк әле», — ди ул.

Берничә минуттан яңа сторис пәйда була. «Әле дә сез бар, дуслар. Бик күп яза башладыгыз, кая килик дип. Егетләр аеруча күп яза, мин алай егетләр дип басым ясамаган идем. Кызлар да яза аласыз. Мин үзем генә калдым, миңа күңелсез, үзем генә йокларга да куркам», - дигән җырчы.

Әлеге сторисларга хатыны Диләрә Зариповадан бик тиз генә җавап сторисы килеп төшкән. «Ай-яй, үтерәсең син. Йөрисең кеше алдап. Уф, жулик. Бар, кырын, ичмасам, мине оятлы итеп йөрмә анда», — дип ачуланып аткан ул ирен.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100