"Үзем дә сизми калдым": Булат Бәйрәмов хатыны Ләйсән Гыймаеваны өч бала белән берүзен генә калдырган
Булат Бәйрәмов үзе генә тауларга чыгып киткән.
!["Үзем дә сизми калдым": Булат Бәйрәмов хатыны Ләйсән Гыймаеваны өч бала белән берүзен генә калдырган](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2019/2/4/e4d9fde301cd04dda69ece28763fdb5ebd0854cc551fa7bd07bcc4c49dd6.jpg)
Ләйсән Гыймаева күңелендәге хисләре белән инстаграмдагы сәхифәсендә уртаклашты. Аның ире — Булат Бәйрәмов үзе генә ял итеп кайткан икән. Өч бала белән өйдә калган Ләйсән
«Ирем ялдан кайтты. Ничек җибәрдең син аны, ничек 3 бала белән үзең генә калдың дип сорыйлар күпләр… Белмим, ничек риза булганымны үзем дә сизмичә калдым. Ә сезнең ирләр яки хатыннарыгыз берүзләре генә ял итәргә баралармы? Җибәрәсезме? Шулай булырга тиеш дип уйлыйсызмы? Менә мин ирсез бармас идем…» дип яза Ләйсән.
Инстачылар йөздән артык комментарий язган. «Җибәрергә ярамый!» — дип кистереп әйтүчеләр дә, «Йөрсен, ял итсен», диючеләр дә шактый. «Бәй, кайткан, югалмаган бит», дип шаярталар. «Тау шуарга ярый инде. Диңгезгә — бергә», диләр.
Булат Бәйрәмов исә ял иткән урыныннан видеолар күрсәтеп торды. Ул бу көннәрдә чаңгы шуып йөргән иде. Пост язылган урыннан аңлашылганча, Булат Италия тауларында ял иткән.