Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зеленский, Путин тәкъдимен кабул итеп, тынычлык турында сөйләшүгә риза

Хәзерге вакытта сөйләшүләре кайда һәм ничек үткәрергә икәнлеге хакында фикер алышу бара.

news_top_970_100
Зеленский, Путин тәкъдимен кабул итеп, тынычлык турында сөйләшүгә риза

Украина президенты Владимир Зеленский Россия президенты Владимир Путинның шартларына риза һәм тынычлык, атышларны туктату турында сөйләшергә риза, дип хәбәр итә ТАСС. Зеленскийның матбугат секретаре Сергей Никифоров әйтүенчә, килешү төзү урыны турында сөйләшүләр бара.

«Украина атышны туктату һәм тынычлык турында сөйләшергә һәрвакыт әзер кала. Безнең сөйләшүләрдән баш тартуыбыз хакындагы сүзләр дөрес түгел. Без РФ президенты шартларына риза», — дип язган ул. «Сөйләшү никадәр иртәрәк башланса, нормаль тормыш башларга шанслар шулкадәр зуррак».

Путинның матбугат секретаре Дмитрий Песков Минскида сөйләшүләргә России делегациясен җибәрергә әзер булуын әйткән иде. Украина делегациясе сөйләшү урыны итеп Варшаваны тәкъдим иткән, аннары элемтәне өзгән, дигән иде Песков.

Россия президенты 24 февральдә Украинада махсус хәрби операция башлау турында игълан итте. Ул моны Донбасстагы танылмаган республика җитәкчеләре үтенече буенча эшләвен әйтте. Путин әйткәнчә, ул Украинаны яулап алуны күз алдында тотмый, максат — Украинаны демилитаризация ләү (хәрби куәтен бетерү) һәм денацификацияләү (милләтчелеккә чик кую). Саклану министрлыгы шәһәрләргә һөҗүм ясамавы, хәрби инфраструктураны юк итүе хакында белдерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100