Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зеленскийны Украинада тиздән атып үтерәчәкләре турында фараз чыкты

news_top_970_100
Зеленскийны Украинада тиздән атып үтерәчәкләре турында фараз чыкты
Фото: © kremlin.ru

Украина Президенты Владимир Зеленскийны 2024 елның беренче айларында атып үтерергә мөмкиннәр. Мондый фаразны журналист Дэнни Хайфонга Америка Кораллы көчләренең элеккеге разведчигы Скотт Риттер әйткән. Махсус операция зонасындагы «Мазур» кушаматлы Россия хәрбие дә, мондый сценарий булырга мөмкин, дип раслады. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты яза.

«Гыйнвар яки февральдә Украинада переворот килеп чыгар, һәм, Румыния җитәкчесе Николае Чаушеску кебек, Зеленскийны да юкка чыгарырлар, дип фаразлыйм», – дигән Риттер.

Элекке офицер сүзләренчә, Украинаның хәзерге президенты халык дошманы дип игълан ителәчәк һәм Украина Кораллы көчләре баш командующие Валерий Залужный боерыгы буенча атып үтереләчәк. Гражданнар һәм хәрби хакимият мөнәсәбәтләрендәге дисбаланс эчке сәяси конфликтка кадәр барып җитәргә мөмкин, ә бу исә, үз чиратында, хәрби переворот китереп чыгарачак.

«Без Украинада, тышкы хәрби хәрәкәтләрдән тыш, эчке сәяси аренада да хәрби хәрәкәтләр барын бер генә күрмәдек инде. Зеленский һәм Залужныйның төрле якларда булуы, һәрберсе дә бер-берсендә куркыныч тойганы берничә мәртәбә сизелде, алар матбугат чараларында бер-берсен ачыктан-ачык тәнкыйтьли. Бу – каршылыкларның чишелеше булмавын ачыктан-ачык күрсәтә, һәм бу кешеләрнең тынычлыкка баруы икеле.

Бигрәк тә, Залужныйның югары популярлыгын һәм бу уңайдан Зеленскийның куркуларын исәпкә алсаң, ул юкка гына баш командующийга «прослушканы» да оештырмаган. Залужный мөмкин кадәр тизрәк хакимияткә килергә кызыга, шуңа күрә көч кулланып хакимияттән читләштерү – искәрмә түгел. 10 ел элек Украинада законлы рәвештә сайлап куелган президенты бәреп төшергәннәрен бик яхшы хәтерлибез. Гади украинлылар өчен бу – нәрсәне дә булса үзгәртәчәкме? Шәхсән, үзем «юк» дип уйлыйм. Суверенитеттан колак каккан илдә бордельдә ятакларны алштырып куюдан гына әллә нәрсә үзгәрмәс.

Ә Украина үзенең суверенитетын күптән югалтты инде, һәм хәзер гаять зур әҗәт упкынына чумды. Әлбәттә, хакимияттә кем генә булса да, бу кешеләр Көнбатышның зур ыргагына эләккән инде, аннан ычкынып, мөстәкыйль сәясәт алып бара алулары икеле.

Безнең өчен бәйсез Украинада (незалежная) эчке бәрелешләр отышлы. Дошман ике лагерьгә бүленгәндә күпкә нәзберек була, чөнки эчке көрәшкә көч сарыф итә. Алар бер-берсенә нәрсәдер әйтеп бетерми, аларның адымнары килешенмәгән, һәм без моның белән файдалана белергә тиеш», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100