Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зеленский Яңа ел мөрәҗәгатендә Украина халкыннан сайлау ясауны сорады

Украина Президенты Яңа ел мөрәҗәгате белән чыгыш ясады. Ул 20 минуттан артык дәвам итә. Бу видеода Зеленский украиннарга Украинадан китү белән хезмәт арасында сайларга тәкъдим итте.

news_top_970_100
Зеленский Яңа ел мөрәҗәгатендә Украина халкыннан сайлау ясауны сорады
Фото: Украина президенты матбугат хезмәте

Һәр украинлы иртәме-соңмы сайларга тиеш: качак булыргамы яки ил алдында үз бурычыңны үтәргәме, дип белдерде Яңа ел мөрәҗәгатендә Украина президенты Владимир Зеленский. Видео «YouTube»тагы администрация битендә эленгән. Моның турыда РБК яза.

«Беләм, бервакыт һәр украин кешесенә үз-үзенә: «Мин кем соң?» – дип сорау бирергә һәм кем булырга теләвен сайларга туры килер. Корбанмы, җиңүчеме? Качакмы яки гражданинмы?» – диде Зеленский («Obozrevatel» тәкъдим иткән цитата).

Зеленский 2022 елның 24 февралендә Украинада хәрби хәл кертте, ә икенче көнне президент гомуми мобилизация игълан итте. 18 дән 60 яшькә кадәрге ир-атларга илне ташлап китүне тыйдылар. Соңыннан хәрби хәл һәм гомуми мобилизацияне күп тапкырлар озынайттылар.

Декабрь уртасында Зеленский Генштаб һәм Украина кораллы көчләре башлыгы Валерий Залужный, аңа өстәмә рәвештә 450-500 мең кешене мобилизацияләргә тәкъдим иттеләр, дип белдерде. Ул хәрбиләрдән төгәл саннар көтүен әйтте. «Бездә ротацион мәсьәләләр, отпуск мәсьәләләре бар, ягъни бу – комплекслы план булырга тиеш», – дип билгеләде ул. Зеленский шулай ук мондый күләмдәге мобилизацияне уздыруга 500 млрд грн (якынча $13 млрд) кирәк булуын һәм хөкүмәттән моның өчен акчаның кайдан булачагын аңлауларын теләвен билгеләде.

Залужный үз чиратында өстәмә рәвештә мобилизация үткәрү кирәклеге турындагы мәгълүматны кире какты, хәрбиләрнең конкрет саннар белән сорау ясамавын билгеләп үтте.

Украина Югары радасына мобилизация кагыйдәләрен катгыйландыру турында закон проектын керттеләр. Төзәтмәләр электрон повесткалар һәм хәрби частькә вакытында килмәүчеләр өчен чикләүләр кертүне, шулай ук максималь чакырылыш яшен 27 яшьтән 25 яшькә кадәр киметүне (хәрби хезмәткә өлешчә яраклылардан тыш) һәм башка чараларны күздә тота. Документ гауга чыгарды һәм үзгәртелеп, эшләнеп бетерелгәннән соң гына аны тавыш бирүгә чыгарачаклар, дип белдерде 31 декабрьдә Украина президенты офисы башлыгы Михаил Подоляк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100