«Зеленский хәрби хәрәкәтләрне туктату турында сөйләшүләргә әзер» – Трампның киңәшчесе
Украина хәрби хәрәкәтләрне туктату өчен сөйләшүләргә әзер, дигән Трампның киңәшчесе.
Дональд Трамп Украина һәм Россия арасындагы конфликтны тәмамларга кирәген ачык әйтте. Моның белән бар як та килешергә тиеш, дигән АКШның яңа президенты Дональд Трампның илкүләм иминлек буенча киңәшчесе Майк Уолтц, cbsnews.com га интервьюсында.
«Минемчә, моның белән барысы да килешергә тиеш. Чыннан да, хәзер Зеленский бүлмәгә керә дә: «Бу конфликтны туктату өчен без сезнең белән эшләргә әзер, президент Трамп», – ди», – дигән ул.
Трампның килешү планы нинди, дигәч, Уолтц «алга китеп әйтергә» теләмәвен әйткән.
Трамп, хәрби хәрәкәтләрне 24 сәгать эчендә туктатам, дигән иде. Украина буенча махсус вәкил Кит Келлог, конфликтны туктату президентлыкка керешүнең беренче 100 көнендә булачак, диде.
Зеленский конфликтны быел туктату өчен барысын да эшләячәген әйтте. Украина президенты Россия белән сөйләшүләрне тыю турында карар кабул иткән иде. 2022 елның язында башланган сөйләшүләр туктап калды.
Владимир Путин җәй аенда тынычлык урнаштыру шартларын әйтте. Украина НАТОга керүдән баш тартырга тиеш, шулай ук Украина гаскәрләре Донбасстан, Херсон, Запорожье өлкәләреннән чыгарга, Украина нейтраль ил дип танылырга, Россиядән санкцияләр алынырга тиеш.
Путин, Трампны котлаганда, Россиянең сөйләшүләргә әзер икәнен әйтте. CNN язуынча, Путин белән сөйләшү инаугурациядән соң берничә көннән булачак.