Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зеленский, Украинада яшәүче ун миллион кеше утсыз калды, дип белдерде

news_top_970_100
Зеленский, Украинада яшәүче ун миллион кеше утсыз калды, дип белдерде
Михаил Захаров / "Татар-информ"

Владимир Зеленский, Украинада яшәүче ун миллион кеше пәнҗешәмбе көнне кич утсыз калды, дип белдерде. Бу хакта РИА Новости яза.

«Көне буе һөҗүмнәрнең нәтиҗәсен юкка чыгарабыз. Бу сәгатькә 10 миллион украиналы электрсыз калды. Иң күбе – Винница, Одесса, Сумск өлкәләрендә һәм Киевта», – дип яза Зеленский сүзләрен «Страна.ua» басмасы.

Украинаның ДТЭК энергетика компаниясе башкарма директоры Дмитрий Сахарук хәбәр иткәнчә, Украинада кулланучыларның 40 проценты утсыз кала. Энергосистемага җитди зарар килү аркасында, электроэнергияне өзеп тору күпкә озаграк һәм графиксыз булачак.

Баштарак, энергосистемада проблемалар булу аркасында, «Укрэнерго» Украина төбәкләрендә электр энергиясен планлы һәм аварияле сүндерүне керткән иде. Энергетика инфраструктурасы объектларына килгән яңа зыяннан соң, кайбер өлкәләрдә электрны аварияле сүндерүләр кулланыла.

Россия Кораллы Көчләре Украина инфраструктурасына 10 октябрьдән бирле һөҗүм итә. Бу – Кырым күперендәге шартлаудан соң ике көн узгач башланды. Бөтен ил буенча (Харьковтан Киевка кадәр, Львовтан Иваново-Франковскига кадәр) энергетика, оборона сәнәгате, хәрби идарә һәм элемтә объектларына һөҗүм бара.

Шуннан бирле Украина төбәкләрендә, ә кайбер көннәрдә бөтен ил буенча, һәр көн саен һава тревогасы игълан ителә. Владимир Зеленский 1 ноябрьдә хәбәр иткәнчә, Украинада энергетика инфраструктурасының 40 процентына зыян килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100