Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зеленский Украина Кораллы көчләренең контрһөҗүме уңышлы бетүнең мөмкин хәл булмавын әйтте

news_top_970_100
Зеленский Украина Кораллы көчләренең контрһөҗүме уңышлы бетүнең мөмкин хәл булмавын әйтте
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Украина Кораллы көчләре (ВСУ) контрһөҗүменең уңышлы тәмамлануын зур югалтулар аркасында көтәргә кирәкми. Бу хакта Украина президенты Владимир Зеленский CNN телекомпаниясенә биргән интервьюсында әйткән. «Лента.ру» шул турыда яза.

«Беренчедән, бу – фильм түгел, ул сәгать ярым дәвам итми. Бу – контрһөҗүм, бу – хеппи-энд булган (бәхетле азагы булган – ред.) кино түгел, бездә хеппи-энд булмаячак. Без күп кешене югалттык. Бездә хеппи-энд булмаячак, без моны танырга тиеш», – диде Украина лидеры.

Зеленский сүзләренчә, Көнбатыш илләре тарафыннан кораллар китерү яу кырында тиз нәтиҗәләргә ирешүне аңлатмый. «Без бу һөҗүм турында сөйләшеп утырганда, күпләр аны, бик акрын бара, дип әйткәндә, ул әле дә дәвам итә», – диде ул.

Моңа кадәр немец басмасы Handelsblatt хәбәр иткәнчә, Көнбатышта рәсми булмаган сөйләшүләр барышында Украина Кораллы көчләренең контрһөҗүме турында пессимистик сүзләр әйтелә. Аерым алганда, Украина ягының Россия оборонасының беренче линиясен узуы турындагы хәбәрләре «Көнбатыш альянста саклык белән кабул ителде».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100