Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зеленский Россиядәге Курск, Воронеж, Белгород, Ростов җирләренә кагылышлы указ имзалады

news_top_970_100
Зеленский Россиядәге Курск, Воронеж, Белгород, Ростов җирләренә кагылышлы указ имзалады
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Украина президенты Владимир Зеленский Украина составына Россия Федерациясендәге «украиннар яшәгән тарихи территорияләр»не кайтару турында указ имзалады. Документта Курск, Воронеж, Белгород, Ростов һәм Брянск өлкәләре, шулай ук Кубань турында сүз бара.

Украина лидеры фикеренчә, документ «тарихның дөрес версиясен торгызырга тиеш». Зеленский Россияне украин милли үзенчәлеген юк итүгә юнәлдерелгән гамәлләр кылуда, шулай ук Украина гражданнарының хокукларын бозуда һәм ирекләрен чикләүдә гаепли.

РФ Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Владимир Зеленскийга украиннарның руслар булуын, ә Малороссиянең Россиянең бер өлеше булуын искәртте. Сәясәтче Украина президенты указында комментарий бирерлек бернәрсә дә булмавын әйтә.

«Болай ул тиздән Канаданы кушачак», – дигән Медведев.

Россия Президенты Владимир Путин элегрәк Украинаның беркайчан да Россия Империясенең өлеше булмавын, ә хәзерге дәүләт чикләре большевиклар карары белән барлыкка килүен искәрткән иде. Россия лидеры фикеренчә, Киевта СССР җитәкчелегенә дәүләтләре булганга рәхмәтле булырга тиешләр, коммунистик партия украиннарга Россиянең көньяк территорияләренең бер өлешен биргән.

Владимир Путин белдергәнчә, Украинаның үз идеологиясе, базасы, сәнәгате һәм акчасы юк, шуңа күрә илнең киләчәге дә була алмый. Бу хакта президент Россия Геройларына «Алтын йолдызлар» тапшыру тантанасыннан соң белдерде, дип яза «Комсомольская правда».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100