Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зеленский: «Россия гаскәрләре Донбасста Украинаның Кораллы көчләре өчен «тәмуг оештыра»

«Ахмат» спецназ командиры, Луганск халык республикасы халык милициясенең 2нче армия корпусы командиры урынбасары Апты Алаудинов билгеләп үткәнчә, Павловканы алу Донбасста алга таба һөҗүм итү өчен плацдарм ача.

news_top_970_100
Зеленский: «Россия гаскәрләре Донбасста Украинаның Кораллы көчләре өчен «тәмуг оештыра»
kremlin.ru

«Россия хәрбиләре Донбасста Украинаның Кораллы көчләре өчен «тәмуг» оештыра», – дип белдергән Украина Президенты Владимир Зеленский үзенең көндәлек видеомөрәҗәгатендә. Бу хакта «РИА Новости» порталы яза.

«Донетчинда Россия ягыннан һөҗүм бара. Анда – «тәмуг», көн саен каты сугыш», – дигән Владимир Зеленский.

Озак вакыт камап алынганнан соң, Украина гаскәрләре Опытное торак пунктыннан качкан. Пәнҗешәмбе көнне Донецк Халык Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин Павловканың Украина гаскәрләреннән 90 процентка азат ителүе турында хәбәр иткән. Әлеге торак пункт Угледар районында урнашкан. «Ахмат» спецназ командиры, Луганск халык республикасы халык милициясенең 2нче армия корпусы командиры урынбасары Апты Алаудинов билгеләп үткәнчә, Павловканы алу Донбасста алга таба һөҗүм итү өчен плацдарм ача. Плацдарм (place d’armes – «гаскәрләр җыю мәйданы») – үз яисә башка дәүләтнең территориясе (яки аның өлеше), ул коралланган көчләрне туплау һәм җәелдерү базасы буларак дошман территориясенә үтеп кергәндә кулланыла.

Оборона министрлыгында хәбәр ителгәнчә, Угледар юнәлешендә Украина белән Россия югалтулар нисбәте тугызга берне тәшкил итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100