Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зеленский: Россия белән сугышу өчен дөньяда җитәрлек ресурслар юк

news_top_970_100
Зеленский: Россия белән сугышу өчен дөньяда җитәрлек ресурслар юк
kremlin.ru

Владимир Зеленский Украинаны Россия армиясенә бирешмәслек корал белән тәэмин итәрлек ресурслар дөньяда юк, дип әйткән. Бу хакта РИА Новости яза.

«Мәсәлән, 155 калибрлы артиллерия. Бөтен дөньядагы 155 калибрлы артснаряд җитештерә торган барлык компанияләр Украинадагы артиллерия сугышын тәэмин итү өчен җитәрлек түгел... Бүген Украина армиясенә Россия армиясе белән сугышны күтәрер өчен җитәрлек күләмдә артиллерия җитештерү күләме дөньяда юк», – диде Зеленский Давоста узган матбугат конференциясендә. Әлеге видео Зеленский офисының YouTube каналында чыккан.

Украинаның сәнәгатьнең стратегик тармаклары мәсьәләләре министры Александр Камышин белдергәнчә, Киев беркайчан да үзендәге җитештерү хисабына гына коралга булган ихтыяҗны тулысынча каплый алмаячак.

«Без сугыш кырында көчсез булачакбыз, безнең артиллериядә бик зур дефицит булачак, без баллистик ракета һөҗүмнәренә каршы тора алмаячакбыз, күп кеше һәлак булачак һәм яраланачак... Бөтен Европа өчен зур кризис булачак. АКШ, ЕС ярдәменнән башка Украина көрәшәчәк, көчсезрәк булачак, ә Россиянең безне яулап алырга мөмкинлеге булачак», – дигән Зеленский «Көнбатыш ярдәм итүдән туктаса, нәрсә булачак» дигән сорауга.

155 миллиметрлы калибрлы артиллерияне НАТО илләре куллана. АКШ Украинаны 155 миллиметрлы калибрлы М777 гаубицалары белән тәэмин иткән, Украина гаскәрләре аларны Донецк һәм Луганск халык республикалары шәһәрләренә ату өчен куллана. Шулай ук Украина гаскәрләренә PzH 2000 үзйөрешле артиллерия установкалары, шундый калибрлы снарядлар куллана торган САУ Krab (Польшаныкы) һәм САУ Caesar (Франциянеке) тапшырылган.

Украинаның кораллары җитмәвен Франциянең тышкы эшләр сенаты комиссиясе җитәкчесе Седрик Перрен чыгышы да ачык күрсәтә. Аның әйтүенчә, Франция бер ел буена җитештергән 155 мм лы снарядларын Украина берничә көндә атып бетерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100