Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зеленский Россия белән сөйләшүләр башлау ихтималы булуын әйтте

news_top_970_100

Украина президенты Владимир Зеленский «CBS» телеканалына интервьюсында 1991 елгы чикләргә кайтканчы ук сөйләшүләргә әзер булуын әйткән.

«Безгә безнең барлык мәйданнарыбызны бары тик хәрби юл белән генә кире кайтару кирәк булмаячак. Мин ышанам: ул (Путин) 2022 елдан яулап алганын югалтуга, сөйләшүгә әзер булачак», – дигән ул.

Элегрәк Владимир Зеленский Украинаның югалткан барлык мәйданнары – Кырым, Донбассны кайтарганчы сөйләшүләр алып бармаячагын әйткән иде. Украинада сөйләшүләрне тыйган канун да кабул ителде.

Путинның матбугат секретаре Дмитрий Песков Киев белән сөйләшүләрдән баш тартмаячагын әйтеп килде.

Владимир Путин күптән түгел генә Дмитрий Киселевка интервьюсында Россинең Украина белән сөйләшүгә әзер булуын әйтте. Президент әйтүенчә, сөйләшүләрне башларга теләсә, Украина сөйләшүләрне тыйган килешүдән баш тартырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100