Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зеленский Россия белән конфликтны тәмамларга кирәклеген әйтте: «Без тынычлык телибез»

news_top_970_100
Зеленский Россия белән конфликтны тәмамларга кирәклеген әйтте: «Без тынычлык телибез»
http://kremlin.ru

Украина Россия белән конфликтны туктатып тора алмый, аны бары тик тәмамларга була. Бу хакта Украина Президенты Владимир Зеленский Африка матбугаты вәкилләре белән очрашуда әйтте. Очрашу язмасы аның социаль челтәрендәге аккаунтта урнаштырылган, дип яза «Известия» сайты.

«Без тынычлык телибез. Моның ахыры төрлечә була ала, бу – кемгәдер ошарга, ә кемгәдер ошамаска да мөмкин, әмма ул бик кирәк», – дигән ул.

Украина президенты әйтүенчә, ил бу конфликтны туктатып торуны (заморозка) рөхсәт итә алмый, юкса ул җитди югалтуларга дучар булачак. Моннан тыш, болай эшләгәндә, хәрби хәрәкәтләрнең теләсә кайсы мизгелдә яңадан башланып китү куркынычы да бар.

Шул ук вакытта Зеленский конфликтның Киев куйган шартларда төгәлләнүен теләгәнен дә әйтте.

Әлегә кадәр Зеленский Россия белән сөйләшүләрдән баш тартуы турында гына әйтеп килә иде.

Баштарак, 4 ноябрьдә, «NBC» телеканалы хәбәр иткәнчә, АКШ һәм Европа илләре Украина белән Россия арасында тыныч сөйләшүләр өчен шартлар вариантын сөйләшкән. Телеканал мәгълүматларына караганда, мондый сөйләшүләр инде кимендә ай дәвамында бара. Шул ук вакытта, Бард-колледж профессоры Уолтер Мид, Америка тынычлык урнаштыруны Украина Президенты Владимир Зеленскийга йөкләп калдырырга тели, диде. Эксперт хәзерге вакытта Украинаның тупик хәлендә булуын да әйтте.

3 ноябрьдә Ак Йортның матбугат сәркатибе Карин Жан-Пьер, Ак Йортның Украинага элеккеге дәрәҗәдә ярдәм итү мөмкинлеге юк, дип әйтте. Аның сүзләренчә, АКШ хакимияте Украинага ярдәм итү өчен бюджеттан өстәмә акчалар алган һәм хәрби тәэмин итүне киметергә мәҗбүр.

Россия Президенты Владимир Путин 15 октябрьдә үк Украина контрһөҗүме тулысынча уңышсызлыкка дучар булды дип әйткән иде. Аның сүзләренчә, Киев фронтның аерым җирләрендә һөҗүм әзерли, әмма Россия җитәкчелеге бу хакта хәбәрдар һәм моңа тиешле реакция белдерә.

Россия һәм Украина арасындагы соңгы сөйләшү 2022 елның 29 мартында Стамбулда булган иде. Сөйләшү 3 сәгатькә якын дәвам итте. Соңрак Киев рәсми рәвештә Мәскәү белән сөйләшүләрдән баш тартты. Шул ук елның 4 октябрендә Владимир Зеленский илнең Илкүләм иминлеге һәм оборонасы советының Россия Президенты Владимир Путин белән сөйләшүләр уздырмау турында карарын гамәлгә кертте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100