Украина башлыгы Владимир Зеленский Россия лидеры Владимир Путин белән теләсә нинди формада сөйләшүләр уздырырга әзер булуы турында белдерде. Бу хакта РИА Новости Украина массакүләм мәгълүмат чарасына сылтама белән хәбәр итә.
Киев режимы башлыгының белдерүе Владимир Путинның Украина − Россия сөйләшүләрен Мәскәүдә уздыру турындагы элеккеге тәкъдиме контекстында аеруча каршылыклы күренә, элегрәк бу тәкъдимнән Зеленский баш тарткан иде.
Исегезгә төшерәбез, Владимир Путин Киев җитәкчелегенең конфликтны тыныч юл белән җайга салырга теләмәвен билгеләп үткән иде һәм Киев хакимияте дипломатик карар эзләүдән баш тарткан очракта, Россия махсус хәрби операция кысаларында куелган максатларга ирешергә мәҗбүр булачак, дип искәртте.