Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зеленский офисы башлыгы киңәшчесе Арестович отставкага киткән (хәзер нәрсә була?)

news_top_970_100
Зеленский офисы башлыгы киңәшчесе Арестович отставкага киткән (хәзер нәрсә була?)

Владимир Зеленский офисы башлыгы киңәшчесе Алексей Арестович, Днепропетровскидагы шартлауда Киевның гаепле булуы турындагы сүзләре җәнҗал китереп чыгарганнан соң, отставкага китүе турында гариза язган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Цивилизацияле тәртип үрнәге күрсәтергә телим: принципиаль хата ясагансың икән, димәк – отставка», – дип язган ул үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында.

Арестович үзенең отставкасыннан соң ниндидер зур вакыйга булачагын фаразлап яза. Былтыр 17 гыйнварда отставкага киткән, һәм ай ярымнан соң махсус хәрби операция башланган. «Хәзер нәрсә булачагын карарбыз», – дип яза Арестович.

Арестович отставкага беренче мәртәбә генә китмәве турында яза. Бер ел элек ул Донбасстагы конфликтны җайга салу буенча контакт төркемендә Украина делегациясе вәкиле вазифасыннан киткән, шулай ук Зеленский офисы башлыгы киңәшчесе вазифасыннан китү турында да гариза язган булган.

  • Днепр шәһәрендә торак йортта шартлау булды. Анда 44 кешенең һәлак булуы ачыкланды, аның бишесе – балалар. 39 кешене коткарганнар, аларның алтысы – балалар. Арестович YouTube-каналдагы бер эфирда әйткәнчә, бинага ракета төшеп шартлаган, ул ракетаны илнең һава оборонасы чаралары бәреп төшергән. Ул шул рәвешчә, Украина хәрбиләренә гаепләү ташлады.

Үзенең чыгышы өчен Зеленский офисы башлыгы тәнкыйтькә дучар булды. Украина депутатлары Арестовичны отставкага җибәрү өчен имзалар җыйды, ә Днепропетровск мэры Борис Филатов сәясәтчене кимсетте һәм Украинаның иминлек хезмәтен һәм контрразведкага тикшерү уздырырга өндәде. Нәтиҗәдә, Зеленский офисы башлыгы киңәшчесе үз сүзләреннән баш тартты һәм гафу үтенеп чыгыш ясады.

Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков торак йорт җимерелүдә Киевның Россияне җаваплы итеп калдыру омтылышын шәрехләде. Песков Арестовичның «бу инцидентның сәбәбе Украина ракетасына бәйле» дигән сүзләренә игътибар юнәлтте. Ул шулай ук Кораллы көчләрнең торак йортларга һәм социаль инфраструктурага зыян китермәвен ассызыклады.

Россия армиясе 10 октябрьдән бирле бөтен Украина буенча энергетика, оборона сәнәгате, хәрби идарә һәм элемтә объектларына ракета һөҗүмнәре ясый. Владимир Путин белдергәнчә, беренче һөҗүм Кырым күперендә Киев оештырган терактка җавап булган, дип яза РИА Новости.

Шуннан бирле Украина төбәкләрендә, кайвакыт бөтен ил буенча көн саен һава тревогасы игълан ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100