Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зеленский оборона министры вазифасына кырым татары Рөстәм Умеровны кую турында белдерде

news_top_970_100
Зеленский оборона министры вазифасына кырым татары Рөстәм Умеровны кую турында белдерде

Украина президенты Владимир Зеленский оборона министры Алексей Резниковны эшеннән азат итеп, Милек фонды җитәкчесе Рөстәм Умеровны билгеләү турында карар кабул итте. Бу карарны Югары Рада хупласа, ул министр итеп рәсми билгеләнәчәк.

ТАСС хәбәр итүенчә, Зеленский: «Министрлыкка хәрбиләр белән дә, җәмгыять белән дә яңа алымнар һәм мөнәсәбәтләр кирәк. Хәзер министрлыкны Рөстәм Умеров җитәкләргә тиеш. Украинаның Югары Радасы бу кешене яхшы белә, һәм Умеров әфәнде башка тәкъдим итүләргә мохтаҗ түгел. Парламенттан бу кандидатураны кабул итүне көтәм», дип белдергән.

Украинаның Оборона министрылыгы, Резников үзе дә коррупцион гаугаларга эләкте. Мәсәлән, УНИАН хәбәр итүенчә, министрлык хәрбиләр өчен кирәк-яракларны кибеттәге бәяләргә караганда 2 яки 3 тапкыр кыйбаткарак сатып алган. Резников бу мәгълүматны ялган дип атады.

Августта гына тагын бер гауга чыкты. 2022 елның октябрендә министрлык Төркиядән курткалар сатып алган. 4900 куртканың бәясе 142 мең доллар булырга тиеш булса, соңыннан 421 мең доллар булган һәм Төркия курткасы урынына Украинада тегелгәнне алганнар.

Рөстәм Умеров 1982 елда Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсендә – депортацияләнгән гаиләдә туган. 1980 еллар азагында Кырымга кайткан. Украина президентының дәүләт идарәсе Илкүләм академиясендә икътисадчы булырга укыган. Мобиль оператор компаниясендә, инвестицион компанияләрдә эшләгән.

2019 елда «Голос» фиркасенннән Югары Радага депутат итеп сайланган. Парламентта кеше хокуклары буенча комитет секретаре. 2022 елдан Украинаның дәүләт милеге фондын җитәкли. 3 баласы бар.

Резников

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100