Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зеленский беренче тапкыр территорияләрдән баш тартырга әзер булуын әйтте

news_top_970_100

Украина президенты беренче тапкыр территорияләрдән баш тартырга әзер булуын әйтте. Моңа кадәр Зеленский «1991 елгы чикләргә» кайтканда гына тынычлык турында килешүгә барачагын әйтеп килә иде. «Sky»га интервьюсында ул «НАТОга кергән очракта, Россия алган җирләрдән баш тартырга» әзер булуын әйткән. Бу – Украинадагы каршылыкның «кайнар фазасын» бетерергә мөмкинлек бирә, дигән ул. Зеленский фикеренчә, югалган җирләрне кайтару «дипломатик юл» белән мөмкин.

«РИА Новости» эксперты Георг Шпетле әйтүенчә, Украина сугышта оттырганын танырга һәм территорияләргә өметләнмәвен язмача дәлилләргә тиеш.

«Российская газета» язуынча, Зеленский Украинаның 1991 елгы чикләргә хәрби рәвештә чыга алмаячагын һәм Украинада килешү шартларда референдумда кабул ителергә тиешлеген моңа кадәр ишарәләп әйткән булган.

«Тынычлыкны урнаштыру Украинаның хәрби альянсларга кермәвенә гарантия булганда гына мөмкин, Кырым һәм дүрт төбәкнең Россиянеке булуы турында сөйләшү мөмкин түгел, – ди Россия президенты Владимир Путин, – алар Россия составына керде».

АКШның яңа сайланган президенты Трампның вәкиле Кит Келлог конфликтны тәмамлау буенча план төзегән. Мәгълүмат чараларына билгеле булганча, сүз хәзерге фронт линиясендә туктауны һәм Россиягә каршы санкцияләрне бушату турында бара. Ә Украинаның НАТОга керүе билгесез срокка күчерелә. Украинага тынычлык килешүе һәм гарантия бирелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100