Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зеленский: Артемовскида җиңелсә, Украинаны Россия белән килешүгә барырга кыстаячаклар

Украина президенты фикеренчә, Артемовскида җиңелү – Украина өчен сәяси җиңелү булачак.

news_top_970_100
Зеленский: Артемовскида җиңелсә, Украинаны Россия белән килешүгә барырга кыстаячаклар
http://kremlin.ru Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/ukraina-prezidenty-vladimir-zelenskii-rossiyanen-masstably-houme-baslandy

Украина Президенты Владимир Зеленский белдергәнчә, әгәр Артемовск (Бахмут) җиңелсә, Киевка халыкара җәмгыять басым ясый башлаячак, ә ил халкы аны Россия белән компромисска барырга кыстаячаклар. Бу хакта Зеленскийның The Associated Press агентлыгына биргән интервьюсына сылтама белән kazanfirst.ru сайты яза. 

Украина лидеры әйткәнчә, моңа кадәр ул Россия белән компромисс мәсьәләсендә басым тоймаган.

«Безнең җәмгыять арыганлык тоячак. Безнең җәмгыять мине алар белән компромисска барырга кыстаячак», – диде Зеленский.

Украина президенты фикеренчә, башка бәрелешләрдә дә, җиңелгән очракта, Украина кораллы көчләренең тонусы юкка чыгачак, диде.

Агентлык белдергәнчә, Зеленскийның бу сүзләре Артемовск өчен сугышта оттыру – тактик түгел, ә сәяси җиңелү булачагын аңлата.

Баштарак KazanFirst Владимир Зеленский, корал җитмәү сәбәпле һөҗүм башлау мөмкин түгел диде, дип язган иде. Украина лидеры Киев «хәзер үз партнерларыннан корал көтә» дип әйтте.

Артемовск (Бахмут) өчен бәрелешләр 2022 елның 1 августында башланды һәм хәзергә кадәр дәвам итә. Россия армиясенең, аерым алганда «Вагнер» хосусый хәрби ширкәтенең, шәһәрне чолгап алу өчен һөҗүмнәре гыйнвар аенда көчәеп китте. Хәзерге вакытта Украина хәрби көчләре Артемовск шәһәренә илтә торган бер генә юлны контрольдә тота.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100