5 ноябрьдә Украина президенты офисы Украинада президент сайлавына әзерлек башланганын белдергән иде. Бер көн узуга, Владимир Зеленский, моны кире кагып, президент сайлаулары узмаячагын белдерде. Телеграм-каналындагы мөрәҗәгатьтә ул: «Без барыбыз да аңлыйбыз, хәзер, хәрби вакытта, җәмгыятькә сайлау тематикасын ташлау – җиңел акыллылык», – диде. Зеленский фикеренчә, сайлау «вакытлы түгел».
Украинада сайлау 2024 елның 31 мартында узарга тиеш иде. Хәзер Украина мәгълүмат чаралары «сайлау булмый дию – сәясәтченең үзенә каршы көчләрне тынычландыру өчен әйткән сүзләре» дип яза. Көнбатыш мәгълүмат чараларында Украина хәрби көчләре командующие Валерий Залужный белән Владимир Зеленский арасындагы каршылык турында яза.
Валерий Залужный «Экономист» басмасына Украинаның хәрби юл белән җиңә алмавына ишарәләп интервью бирде. Кичә исә аның ярдәмчесе Геннадий Чистяков үз өендә граната шартлаудан үлде. Аңа эчендә граната булган бүләк биргән булганнар. Бу вакыйганы да «илдәге сәяси элиталар арасында барган каршылык нәтиҗәсе» дип язалар.
Владимир Зеленский чыгышында, «җәмгыятьне бүлгәли торган» дулкыннар тукталырга тиеш, диде. Шуңа да Зеленский «энергия һәм көчне» әрәм итмәскә, илне сакларга өнди. Шушы сүзләреннән чыгып та, сәясәтчеләр «илдәге югары эшелоннарда каршылык барлыгы инде Зеленскийның үзе тарафыннан да таныла» дип яза.
Сайлау булачакмы-юкмы икәнлеге декабрь азагында төгәл билгеле булачак. Украина кануннары буенча, сайлау кампаниясе 90 көн алдан игълан ителергә тиеш.
Владимир Жириновский, 2024 елда Украинада сайлау булмаячак, дип фаразлаган булган.