Желатинны еш кына косметика, шулай ук ит, кондитер ризыклары һәм сөт продукциясе җитештергәндә кушалар.
Эшкәртелү барышында желатинның химик структурасы үзгәрә, дип уйлаучылар юк түгел. ТР Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитетында аңлатуларынча, исламда «истихалә» (бер хәлдән икенче хәлгә күчү) төшенчәсе бар: ягъни теге яки бу матдәне эшкәртү нәтиҗәсендә аның химик сыйфаты тулысынча үзгәрергә, беренчел халәте белән бернинди уртаклыгы калмаска мөмкин. Мәсәлән, шәрабне (этанол) эшкәртү нәтиҗәсендә ул серкәгә (серкә кислотасы) әйләнә.
Желатин ул – аксым, коллаген. Бу коллагенны ит эшкәртү сәнәгате калдыкларыннан – хайваннарның (шул исәптән, дуңгызның) тире, сөякләреннән алалар. Желатин житештерү барышында коллагенның химик составын бозарга ярамый, юкса аның куерту-катыру сыйфатлары югала. Димәк, химик структурасы үзгәрми, ягъни ул истихалә процессын узмый. Тагын бер факт – желатин кайсы хайваннан ясалса, анализлар ярдәмендә аңардан шул хайванның ДНКсын ачыкларга мөмкин. Ә ислам динендә дуңгыз, үләксә, кан яки Аллаһы исеме белән чалынмаган мал итеннән әзерләнгән ризыклар хәләл булмый.